Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мактады мине әни!

Сөйлим әле, дусларым, Сезгә әнием турында. Бакчадагы чәчкәгә тиң, Исеме аның - Резеда. Әнием минем пешекче, Пешерә тәмле ризык. Читтән карап торганда, Әлбәттә, миңа кызык. Беркөн эштән кайткачтын, Чакырып үзе янына, Тоттырды пычак, бәрәңге: Әйдә, - ди, - булыш миңа. Кичке табын янында, И, мактады соң әни! Бәрәңге генә әрчедем,...

Сөйлим әле, дусларым,

Сезгә әнием турында.

Бакчадагы чәчкәгә тиң,

Исеме аның - Резеда.

Әнием минем пешекче,

Пешерә тәмле ризык.

Читтән карап торганда,

Әлбәттә, миңа кызык.

Беркөн эштән кайткачтын,

Чакырып үзе янына,

Тоттырды пычак, бәрәңге:

Әйдә, - ди, - булыш миңа.

Кичке табын янында,

И, мактады соң әни!

Бәрәңге генә әрчедем,

Булмады ла әллә-ни...

Менә шулай тәмле сүзе

Сихерләде бит мине.

Икенче көн дә булыштым,

Алдаламыйм мин сезне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев