Сөйлим әле, дусларым,
Сезгә әнием турында.
Бакчадагы чәчкәгә тиң,
Исеме аның - Резеда.
Әнием минем пешекче,
Пешерә тәмле ризык.
Читтән карап торганда,
Әлбәттә, миңа кызык.
Беркөн эштән кайткачтын,
Чакырып үзе янына,
Тоттырды пычак, бәрәңге:
Әйдә, - ди, - булыш миңа.
Кичке табын янында,
И, мактады соң әни!
Бәрәңге генә әрчедем,...