Көмеш кыңгырау

Автор автор яңалыклары

  • 8 май 2018 - 12:03
    Без көтәбез өзелеп сагынып...
    Сугыш күптән беткән, 73 ел үткән Ә яралар сызлый һаман да... Без кирәксез булып, сугыш ятимнәре Яшибез соң кайсы заманда? Туганбызмы әллә бик вакытсыз Таңнарында канлы елларның. Газиз Ватаным, дип ут эченә кергән Баласы без солдат улларның Әти сүзен әйтәалмыйча үскән Без бәхетсез буын булдыкмы? Нәни иңнәрендә авыр йөк күтәреп...
    1341
    0
    0
  • 7 май 2018 - 12:07
    Таныш булыгыз!
    Моң чишмәсе Мин сезне үзебезнең бакчага йөрүче Ләйсән Камалова белән таныштырам. Аңа 7 яшь, ул бик уңган һәм тырыш татар кызы. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Тел белү, чыннан да, хәзинәгә тиң. Безнең Ләйсән бу хәзинәне кечкенәдән үк туплый башлый. Бик күп...
    1329
    0
    0
  • 7 май 2018 - 12:00
    Менделеев олимпиадасы
    Минскта химия буенча 52нче Халыкара Менделеев олимпиадасы узды. Биредә 22 илдән вәкилләр катнашты. Россия җыелма командасы 7 алтын һәм 3 көмеш медаль яулады. Алтын медальгә ия булучылар арасында Татарстан Республикасының Түбән Кама районындагы 35нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Андрей Кобелев та бар.
    390
    0
    0
  • 7 май 2018 - 11:43
    Уеннан уймак
    Аяз белән Га­яз­ны авылда "агы­лый белән тагылый" дип йөр­тәләр. Чөн­ки алар бер-бер­сен­нән бер адым да кал­мый­лар. Ир­тән йокыдан күз­ләрен ачу­га, Аяз Га­яз­лар­га йөгерә. Ут бор­часы кебек тик­тор­мас малай­ның көн дә бер пла­ны туып кына тора. Бүген дә ул дус­тын яңа кор­ган пла­ны белән таныш­тыр­ды. - Әй­дә, бүген төн­лә Гайшә әбинең...
    1553
    0
    2
  • 7 май 2018 - 11:35
    4нче мәктәп укучылары иҗаты
    Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Безнең Чаллы шәһәрендәге 4нче мәктәп укучылары татар теле дәресләрендә бик матур шигырьләр иҗат итәләр. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Азалия Шиһапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сихри иртә Язның аяз бер иртәсен Бизәмәк булган суык. Ак яфрак ярган барчасы - Урманда агач, куак. Зөбәрҗәтләр җемелдәшә, Кояшлы,...
    1209
    0
    0
  • 7 май 2018 - 08:49
    Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра
    2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе - бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тула. Бу көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада "Бер мәхәббәт тарихы" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Габдулла Кариевның тууына 132 ел тулу һәм...
    1344
    0
    0
  • 4 май 2018 - 07:23
    41 нче мәктәп укучыларыннан күчтәнәч
    Исәнме, иң күңелле һәм яратып укый торган газетабыз «Көмеш кыңгырау»! Ниһаять, көтеп алган ямьле яз айлары да килеп җитте. Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәгенә йөрүчеләр сезгә язгы сәламнәрен юллый һәм өр-яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итә. (Җитәкчеләре: Гөлия Наил кызы Вагыйзова) Иң матур...
    1437
    0
    1
  • 3 май 2018 - 12:14
    “Бабама хат” акциясендә катнаша аласың
    9 май көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда "Бабама хат" ("Письмо деду") акциясе үтәчәк. Акциядә катнашу өчен Җиңү көнне музейга килеп, фронтовикларга хат язарга - аларны Җиңү көне белән котларга, рәхмәт белдерергә, сораулар бирергә, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында сөйләргә кирәк. Иң үтемле һәм кызыклы хатлар "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының...
    1130
    0
    0
  • 3 май 2018 - 11:45
    Кариев театры Бөек Ватан сугышы ветераннарын спектакльгә чакыра
    6 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Җиңү көне уңаеннан Казан районнары һәм якын-тирә районнардан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен "Бер мәхәббәт тарихы" (Р.Шәриф) спектаклен карарга чакыра. Спектакль 19.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Петербург урамы, 55б йортта узачак. Барыгызны да көтеп калабыз!
    1089
    0
    0
  • 30 апрель 2018 - 16:10
    “Шәҗәрә” бәйгесе милләтне уята
    Татар халкында үзенчәлекле бер гореф-гадәт булган - нәсел шәҗәрәсен алып бару. Катнаш никахлар корылмаган, балага татар исемнәре генә кушылган һәм һәр татар кешесе үз нәселен дәвам итәргә тырышкан. Бу күркәм гадәт советлар чорында юкка чыга язган. Хәзер ул милли үзаңлы татар педагоглары тырышлыгы белән кабат кайтарыла башлады. Чаллы шәһәре 2нче...
    1073
    0
    0
  • 28 апрель 2018 - 08:57
    «Татар малае, Татар кызы-2018»
    Балалар бакчасына йөрүче нәниләр арасында «Татар малае, Татар кызы» бәйгесен уздыру матур гадәткә әйләнде. Бу чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта. Быел Чаллыда 121 кыз һәм малай көч сынашты. Аларның унысына гына бәйгенең йомгак өлешендә катнашырга насыйп булды. Балаларның чыгышлары быел тагын да үзенчәлеклерәк, кызыклырак иде. Финалга чыккан һәр...
    1412
    0
    0
  • 28 апрель 2018 - 08:51
    Кешеләр бар
    Сүзләрендә тормый торган Кешеләр бар. Күзгә карап урлый торган Кешеләр бар. Рәхмәт әйтә белми торган Кешеләр бар. Гомердә бер көлми торган Кешеләр бар. «Әни» исемен горур йөрткән Кешеләр бар. Мәхәббәтен мәңге көткән Кешеләр бар. Бәһасе сукыр бер тиен Ишеләр бар. Шунысы шатлык: алтынга тиң Кешеләр бар!..
    1350
    0
    0
  • 28 апрель 2018 - 08:43
    Ачу килгән чакта
    Ачуымны алдым әле: Кысып тордым тешемне. Ә ул нишләргә белмәде: Кызарынды, шешенде... Ачу килгән чакта бары Теш кысу кирәк икән. Сиңа ачу тотканның ул Кирәген бирә икән...
    1306
    0
    0
  • 28 апрель 2018 - 07:53
    Сукыр һәм «күзле»
    Юл буйлап ике ач кеше бара икән: берсе күрә торган, икенчесе сукыр. Алар озак барганнар, һәм, ниһаять, кечкенә генә шәһәр янына килеп җиткәннәр. - Мин кибет күрәм! - дип шатланып кычкырып җибәргән күрә торган кеше, - Әйдә, ашыгыйк шунда, ашарга берәр нәрсә алырбыз. - Ә ул кибеткә кадәр еракмы әле?...
    1430
    0
    0
  • 26 апрель 2018 - 08:41
    Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең “Өмет” драма түгәрәге укучылары иҗаты
    Ямьле язлар бүләк итте Талантлы шагыйрьне безгә. Аның "Исемдә калганнар"ы Бигрәк якын күңелгә. Күпме михнәт - газаплар Күргән ул балачакта. Кешедән качып кына Елаган ул кайчакта. Аның иҗаты бүген Танылган бар дөньяга. Матур әкиятләре өчен Рәхмәт укыйбыз Тукайга. Закирова Зилә Син ул Тукай. Матур әкиятләр язучы Син ул Тукай абый....
    1324
    0
    0
Реклама