Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

4нче мәктәп укучылары иҗаты

Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Безнең Чаллы шәһәрендәге 4нче мәктәп укучылары татар теле дәресләрендә бик матур шигырьләр иҗат итәләр. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Азалия Шиһапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сихри иртә Язның аяз бер иртәсен Бизәмәк булган суык. Ак яфрак ярган барчасы - Урманда агач, куак. Зөбәрҗәтләр җемелдәшә, Кояшлы,...

Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Безнең Чаллы шәһәрендәге 4нче мәктәп укучылары татар теле дәресләрендә бик матур шигырьләр иҗат итәләр. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Азалия Шиһапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сихри иртә

Язның аяз бер иртәсен

Бизәмәк булган суык.

Ак яфрак ярган барчасы -

Урманда агач, куак.

Зөбәрҗәтләр җемелдәшә,

Кояшлы, нурлы иртә.

Таралмаган томан-рәшә,

Бүген җил дә ял итә.

Пәрәвезләр дә бизәлгән

Җем-җем йолдызлар белән.

Күз явын алып, чагыла

Яланда ак кар келәм.

Таллар да, өянкеләр дә

Атканнар ап-ак чәчәк.

Тиздән алар урынына

Ак «песи»ләр үсәчәк.

Яз ярата табигатьнең

Томанга төренгәнен.

Сыкылар уята шулай

Агачның бөреләрен.

Регина Габдракипова, 6В сыйныфы.

Тукайлы без

Тукайның күңел нурлары
Галәмгә таралган да,
Һәммәбезгә өлеш-өлеш
Явып тора һаман да.

Яратып укып ятланган
Шигъри хикәятләре.
Тәрбияли, берләштерә
Җирдә күп милләтләрне.

Шуның шифасын алабыз,
Сизмәстән үзебез дә.

Тукайлы без - ел әйләнә,
Төнебез, көнебез дә!

Регина Талипова, 7А сыйныфы.

Горурланам!

Туган телем - минем татар теле,
Җырлы-моңлы Тукай теле ул.
Таллардагы сандугачлар теле,
Кырлардагы тургай теле ул.

«Туган тел» не җырлыйм рәхәтләнеп
Үз телемдә, Тукай телендә.
«Су анасы», «Шүрәле»не ятлыйм,
Сөйләр өчен туган телемдә.

Әти-әни диеп тел ачылды,
Бишек җыры тыңлап үстем мин.
Яңгырашың нинди матур синең!
Горурланам телем белән мин!

Гүзәл Мәүләвиева, 6В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев