Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күрше абый

Безнең күрше-тирә - барысы да тыйнак кешеләр.

Бер күршемнең исеме Камил. Ул балык тотарга һәм җәйләрен болында ял итәргә, уйланырга ярата. Беләсезме, аңа берәр кызык әйбер сөйләсәң, ул аннан озак итеп, тәмләп көлә ала.

Беркөнне Камил абый балыкка китте. Кояшлы, якты көн иде. Аның бер кулында - кармак, икенчесендә - чиләк, ә чиләге эчендә бер телем ипи, бер литрлы банкада чәе дә бар иде. Камил абый балыкка сәгать иртәнге җидедә китә, кичке сәгать алтыда кайта. Нишли ул анда шулай озак? Кайтканда каршысына очраган идем, чиләге тулы балык, үзе шат. Мин моны күреп шаккаттым. Камил абый болай күп итеп балыкны ничек тота ала соң? Мин аннан серен сорадым, ә ул миңа болай диде: «Балык тотканда, озак итеп көл һәм көйлә». Мин моңа ышандым да икенче көнне балыкка киттем.Утырам шулай: көлеп карыйм, көйләп карыйм. Ник бер балык эләксен! Булмый болай, качып кына күрше абый артыннан барып, аңа күренмичә, ничек көлеп, ничек көйләп балык тотканын карарга кирәк.

Әдилә Мингарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе 6 нчы сыйныф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев