Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без көтәбез өзелеп сагынып...

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган шигырь.

Сугыш күптән беткән, 73 ел үткән

Ә яралар сызлый һаман да...

Без кирәксез булып, сугыш ятимнәре

Яшибез соң кайсы заманда?

 

Туганбызмы әллә бик вакытсыз

Таңнарында канлы елларның.

Газиз Ватаным, дип ут эченә кергән

Баласы без солдат улларның

 

Әти сүзен әйтәалмыйча үскән

Без бәхетсез буын булдыкмы?

Нәни иңнәрендә авыр йөк күтәреп

Яшәр өчен дөнья кудыкмы?

 

Туган якка кабат язлар килде

Кошлар кайтты канат кагынып.

Яу кырыннан солдат әтиләрне

Без көтәбез һаман сагынып

 

Саф-саф булып үтә ветераннар,

Без эзлибез таныш йөзләрне

Кайтыр алар газиз туган якка

Өметләнеп көтик көзләрне.

 

Җиңү таңы, күздә шатлык яше,

мәйданнарда балкып ут яна.

"Балам",- диеп, бронза һәйкәл сыйпый

Яшьләренә буылып тол ана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев