Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Шәҗәрә” бәйгесе милләтне уята

Татар халкында үзенчәлекле бер гореф-гадәт булган - нәсел шәҗәрәсен алып бару. Катнаш никахлар корылмаган, балага татар исемнәре генә кушылган һәм һәр татар кешесе үз нәселен дәвам итәргә тырышкан.

Бу күркәм гадәт советлар чорында юкка чыга язган. Хәзер ул милли үзаңлы татар педагоглары тырышлыгы белән кабат кайтарыла башлады.

Чаллы шәһәре 2нче татар гимназиясенең бу юнәлештәге гамәлләре, һичшиксез, мактауга лаек. 24 апрельдә әлеге уку йортында шәһәркүләм "Шәҗәрә" бәйгесе үткәрелде. Анда шәһәрнең 4, 41, 50, 58 мәктәпләреннән; 64 прогимназиядән; 2, 54 гимназияләрдән укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашты. Алар 8 номинация буенча көч сынашты. Жюри 30дан артык хезмәткә бәя бирде.

Гаиләләр арасында төрле номинацияләрдә беренче дәрәҗә диплом белән Айгизә һәм Дамир Шәйхетдиновлар (2 нче гимназия, 3б, җитәкчесе З.В.Шәрифуллина), Илхан Һәм Тәлгать Әхмәдишиннар (2нче гимназия, 3д, җитәкчесе Ә.Ә.Сәгыйтова), Нурислам һәм Ләйсән Сабировалар (2нче гимназия, 3а, җитәкчесе Я.Г.Газизова), Азалия һәм Гөлназ Гайниевалар (2нче гимназия, 4в, җитәкчесе И.С.Гыйниятуллина) бүләкләнде.

Укучылар арасында беренче урынны Әмирхан Сабиров (2нче гимназия, 3г, җитәкчесе А.Х.Кадырова), Инзилә Җиһаншина (58нче мәктәп, 6 класс, җитәкчесе Г.С.Низамиева) Сәйдә Шәймарданова (2нче гимназия, 4в, җитәкчесе И.С.Гыйниятуллина), Айсылу Әхмәтшина (54нче гимназия, җитәкчесе А.Р.Нургатина), Әмир Хәйретдинов (2нче гимназия, 5а, җитәкчесе И.И.Гыйбадуллина), Зәринә Раузытдинова, (2нче гимназия, 4в, И.С.Гыйниятуллина), Альбина Хашимова (2нче гимназия,7б, җитәкчесе С.В.Вәлиева) Азамат Сабиров (2нче гимназия, 1б, җитәкчесе Л.Х.Нәфыйкова) алды.

Конкурс проектының авторы һәм җитәкчесе - 2нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Э.М.Харисова үзе дә "Нәселемнең иң якты йолдызлары" номинациясендә катнашып 1нче дәрәҗә диплом алды. Шәрәҗә яклаганда яшь буынга мөрәҗәгать итеп ул: "Сезгә кадәр яшәгән нәсел-ыруыгыз белән горурланып, үзегездә үрнәк булырлык итеп яшәгез", - диде.

Конкурс лауреатларын бүләкләү татанасында гимназия директоры Ф.Ф.Әюпова барлык катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде. Бу өлкәдә киләчәк планнар белән таныштырды. Якын арада шәрәҗәләр күргәзмәсе булачагы турында белдерде.

Киләчәктә мондый бәйгеләрдә барлык мәктәп укучылары һәм ата-аналары бердәм булып катнашыр дигән өметтә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев