Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Таныш булыгыз!

Моң чишмәсе Мин сезне үзебезнең бакчага йөрүче Ләйсән Камалова белән таныштырам. Аңа 7 яшь, ул бик уңган һәм тырыш татар кызы. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Тел белү, чыннан да, хәзинәгә тиң. Безнең Ләйсән бу хәзинәне кечкенәдән үк туплый башлый. Бик күп...

Моң чишмәсе

Мин сезне үзебезнең бакчага йөрүче Ләйсән Камалова белән таныштырам. Аңа 7 яшь, ул бик уңган һәм тырыш татар кызы. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Тел белү, чыннан да, хәзинәгә тиң. Безнең Ләйсән бу хәзинәне кечкенәдән үк туплый башлый. Бик күп шәһәркүләм, республикакүләм, Россиякүләм һәм халыкара шигырь бәйгеләрендә катнаша, дәрәҗәле урыннар яулый. 13нче татар балалар сәнгать мәктәбендә узган республикакүләм «Моң чишмәсе» татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә дә катнашты. Ул бу бәйгедә үзенең актерлык осталыгын сынады һәм II дәрәҗә лауреат исеме яулады. Афәрин, Ләйсән! Сина киләчәктә гел уңышлар телибез!

Әлбәттә Ләйсәннең уңышларында әти-әнисенең дә роле бик зур. «Ни чәчсәң - шуны урырсың», - дигән мәкаль дә бар бит. Сез балаларга никадәр игътибар бирсәгез, олыгайган көнегездә үзегез дә шуны ук тоярсыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев