Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иштирәк авылы балалар театры Абдулла Әхмәтнең «Аларның язмышы» драмасын куйды

Җиңүнең 75 еллына багышлап, Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында Абдулла Әхмәтнең «Аларның язмышы» дип исемләнгән драма әсәре сәхнәләштереп күрсәтелде.

“Безнең батыр халкыбыз фашист илбасарларына каршы барган авыр сугышта җиңеп чыкты. Дәһшәтле сугышның бетүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиңү салютлары бөтен җир шарына яңгыратты.

Туган илебез сугыштан соң тыныч төзелеш елларына күчте. Сугыш китергән җимерекләр төзәтелә, халык хуҗалыгы яңадан аякка бастырыла башлады, тормыш матурланды. Тик кешеләрнең йөрәгенә рәхимсез сугыш китергән тирән җәрәхәтләр тиз генә җуелмады.

Бигрәк тә әти-әнисе канлы сугыш кырында һәлак булып калган ятим балаларның нәни йөрәкләре озак сыкрады...”

Җиңүнең 75 еллына багышлап, Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында Абдулла Әхмәтнең «Аларның язмышы» дип исемләнгән драма әсәре сәхнәләштереп күрсәтелде.

Вакыйга Татарстанның бер балалар йортында бара. Сугыш ятим иткән балаларның, зурлар белән беррәттән, ул елларның афәтләрен кичерүләре сәхнәдән караганда да бик куркыныч.

Тукай районында оештырылган “Театраль Олимп” конкурсында «Тамчы» балалар театр коллективы катнашып беренче урын, Түбән Камада үткән Республикакүләм “Город творчества” конкурсында II дәрәҗәле Лауреат исеме алды.

«Икенче пландагы иң яхшы балалар роле» өчен VI сыйныф укучысы Зәлия Закирова дипломга лаек булды. Сәхнәдә яхшы итеп уйнаучы балалар белән бергә мәктәп директоры Васильев Юрий Павлович, тарих укытучысы, аксакалабыз Закиров Ильдус Котдус улы, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нургалеева Айза Ильшат кызы да үзләренен рольләрен әйбәт итеп башкардылар.

“Тамчы” балалар театр коллективы җитәкчесе режиссер Һадеева Гүзәл Фәгыйм кызы белән һәр елны җиңүдән җинүгә атлап барып безне куандыралар.

Уңышлар сезгә “Тамчы” артистлары!

Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шәйхнур кызы.

Тагын укыгыз: Балалар тормышында театр

Театр дигән могҗиза

Шигъри дөньяга чумдык

Яратып яшик туган җирләрне

Татарстан республикасында «Театр елы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев