Театр дигән могҗиза
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Габдулла Тукай
Театр ул - искиткеч могҗиза. Театр ул - һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Әйе, бу чынлап та шулай. 3 – 4 мартларда шәһәребездә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре булды. Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен алып килгәнлекләрен белгәч, без дә сыйныф белән барырга булдык.
Театрның баш режиссеры Ринат Әюпов куйган шактый спектакльләрне караганым бар. Һәрвакыт аның искиткеч осталыгына сокланам. Бу юлы да ул сәхнәләштергән спектакльнең шәп булачагына шигем юк иде. Ләкин шулай да 3-4 битле хикәяне ничек тәкъдим итә икән, ничек куйды икән дип уйланып йөрдем. Ә инде спектакльне караганда, Ринат Әюповның табигый талантына, артистларның уйнау осталыгына шаккатып утырдым. Афәрин!
“Кәҗүл читек” - мәктәп прогаммасына кертелгән, күбебезгә таныш әсәр. Хикәянең төп герое Әхмәдулла әтисенең Казаннан кайтуын, аңа гает бәйрәмендә кияргә кәҗүл читек алып кайтуын көтә, иптәшләренә гел шул турыда сөйләп мактана. Тик кечкенә малайның хыяллары тормышка ашмый: үзенә аталган читекне оста тегеп өлгертмәгән, ә аның урынына алып кайтып тоганы аягына шактый зур булып чыга. Хыялының һичшиксез тормышка ашачагына ышанган һәм теләгенә ирешә алмаган сабыйның хисләрен яшь артистка Ләйсән Закирова шундый зур осталык белән, ышандырып уйнады.
Спектакльдә хәлфәнең шәкертләргә дәрес бирү эпизоды күңелгә кереп калды. Әлеге рольне Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Нуриәхмәт Сафин башкара. Телевизордан аның алып баруындагы “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларын карап үскәнгәме, өлкән артистны сәхнәдә күрү аеруча рәхәт булды. Хәлфәнең балаларны якын күреп, йомшак итеп кенә аралашуы да, бәрхет тавышлы артистның таланты да, мәдрәсә шәкертләренең тыңлаучан, әйбәт булуы да шул чор мәдрәсәсен якты буяулар белән күз алдына китерде.
Гаяз Исхакый әсәре мактанчык малайның көлкегә калуы белән тәмамлана. Шуңа күрә малайның әбисе “тегеп биргән” читек белән корымга буялып бетүләре ничек булыр икән дип көтеп утырдым. Ләкин әсәрнең ахыры бөтенләй көтмәгәнчә чишелде: режиссер аны Әхмәдулла файдасына үзгәрткән икән! Әхмәдулла үзеннән көлүләрен төшендә күрә, ә уянгач, әбисе аңа корбан чалу тарихы турында сөйли.
Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга тиеш була. Әмма соңгы мизгелләрдә бала корбаны хайван корбанына алыштырыла. Әхмәдуллага әбисе сөйләгән вакыйгалар сәхнә уртасында визуальләштереп бирелә. Әлеге вакыйгаларны күз алдына китергән малай шул арада яхшырып китә. Әбисе вәгазе аша Әхмәдулла бәхетнең читектә түгел, ә әти-әнисенең, туганнарының янында булуында икәнлеген аңлый. Бүгенге көндә бу аеруча да
актуаль, чөнки хәзерге заман балаларында бәйлелек төшенчәсе бик көчле. Күбрәк материаль байлыкка омтылабыз, кызганыч, рухи байлык икенче планда кала бара. Киресенчә булырга тиеш тә бит... Режиссер Ринат Әюпов һәм инсценировка авторы Нәзифә Кәримова балаларга менә шуны аңлатуны максат итеп куйганнар да инде. Гомумән, тәрбияви яктан көчле спектакль туган. Халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, дингә, гает бәйрәменә булган әзерлек, хөрмәт, балалар һәм өлкәннәр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, тискәре геройларның юклыгы – һәммәсе күңелдә бары тик уңай хисләр генә уята. Артистларның гаҗәеп осталыгы, уйнауларында бернинди ясалмалылык булмау, ягымлы милли көйләр, геройларның кайбер өлешләрдә биегәндәге кебек хәрәкәтләре сәгать ярымлык тамашаны бер тында карап чыга торган сәнгать әсәре итә.
Театрга могҗиза эзләп килгән күңел алданмады. Һәр татар гаиләсе бергәләп карарга тиешле спектакль ул мәшһүр язучы Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Кәҗүл читек” спектакле!
Айсылу Галиева, Әлмәт шәһәре Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев