Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балалар тормышында театр

“Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”, Г. Тукай.

Театр - серле, театр - әкият, тылсым.

Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар… Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит. Гадәттә, театр түгәрәгенә яхшы укучылар, хис-акыл дәрәҗәсе нык үсеш алган балалар йөри. Алар сәхнәдә чыгыш ясауны үзләренең көчләрен сынау итеп карыйлар. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләре өчен театр - ул эмоциональ-эстетик тәрбия чарасы да.

Театральләштерелгән эшчәнлек балалар бакчасында бала тормышына төрлелек кертә, аңа сәнгатькә кагылудан шатлык бүләк итә.

Сентябрь аенда безнең «Әкият» балалар бакчасында театр атналыгы узды. Һәм безнең урта төркем группасы балалары "Теремкәй" әкиятен күрсәттеләр. Театр атналыгында бездә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре дә катнашты. Алар үз балалары белән әкияткә атрибутлар ясадылар. Һәр баланың үз роле бар иде, анда алар әкият героена әверелделәр. Үз геройлары мисалында да кыенлыклардан курыкмаска, кыюлык һәм үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә өйрәнделәр. Әкият күрсәткәндә музыкаль композицияләр яңгырады. Репетицияләрдә балалар барлык сүзләрне ачык һәм кычкырып сөйләшергә өйрәнделәр. Әкият ахырында балалар җыр башкардылар, ул җырда «Җир - безнең уртак йортыбыз, һәм без аны сакларга һәм якларга тиеш» дигән сүзләр бар иде. Балалар музыка залында чын артистлар иде. Барлык тамашачыларга да бик ошады! Безнең балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган театр атналыгы нәтиҗәсендә балаларның эчке дөньясы киң колач ала. Театральләштерелгән эшчәнлек балаларны яңалыкны кабул итәргә, импровизацияләргә сәләтле иҗади шәхесләр булырга өйрәтә. Бу безнең тәрбияләнүчеләрнең тормышын шатлык һәм көлү белән тулыландыра.

Сарман районы Җәлил бистәсенең 5 санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Хаҗиева Р.А., Шәмсетдинова А.Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев