Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Рә­сим Аб­дул­лин: «Мин үзем­не Ту­кай дип уй­ла­дым!»

Ту­кай ши­гырь­лә­рен сөй­ләп, зур сәх­нә­гә чык­кан ма­лай­лар­ның-кыз­лар­ның, мө­га­ен, исә­бе-хи­са­бы юк­тыр.

Чал­лы шә­һә­ре­нең Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­сен­дә, 7нче сый­ныф­та уку­чы Рә­сим Аб­дул­лин да шу­лар­ның бер­се. Габ­дул­ла Ту­кай­ның «Су ана­сы» ши­гы­рен сөй­ләп, шә­һәр­кү­ләм «Та­тар ма­ла­е» бәй­ге­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган егет ул.

– Бе­лә­сез­ме, мин ул ва­кыт­та үзем­не Ту­кай дип, дө­рес­рә­ге, Су ана­сы­ның ал­тын та­ра­гын ур­ла­ган шул ма­лай дип күз ал­ды­на ки­тер­дем, – дип сөй­ли хә­зер Рә­сим.

Иң мө­һи­ме, «Су ана­сы» ма­лай­га, чын­нан да, юл күр­сәт­кән -  Рә­сим ин­де дүрт ел 2нче гим­на­зи­я­дә эш­ләп кил­гән «Тыл­сым» те­атр тү­гә­рә­ген­дә шө­гыль­лә­нә.

«И­ке чә­чәк» спек­так­лен­дә, мә­сә­лән, ул бер га­шыйк егет ро­лен баш­кар­ган (кы­зы да ма­тур бул­ган шул!), «Сер тот­мас үр­дәк»­тә ау­чы бу­лып уй­на­ган. Чал­лы та­тар дра­ма те­ат­ры ар­тист­ла­ры Эн­җе Ши­һа­по­ва бе­лән Чул­пан Са­дый­ко­ва җи­тәк­лә­гән те­атр бу уку елын­да гы­на да «Ес­ли бы» VIII Рос­си­я­кү­ләм, «Без бер­гә» Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фес­ти­валь-бәй­ге­лә­рен­дә икен­че урын­нар­ны яу­ла­ган.

Ә Рә­сим – ул ин­де үз сүз­лә­ре бе­лән әйт­сәк, сәх­нә­нең ни икә­нен бе­лү­че егет. Ул – үзе бер те­атр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА САН