Көмеш кыңгырау

6 май 2019 яңалыклары

  • 6 май 2019 - 14:04
    Әгәр мин Президент булсам...
    Президентның үз вазифаларына керешү мизгелен телевизор тапшырулары аша күргәнем бар. Яңа сайланган Президент Конституциягә уң кулын куеп ант итә һәм имзасын куя. Ә гади халык алда булачак уңай үзгәрешләргә, яхшы киләчәккә өметләнә.
  • 6 май 2019 - 13:54
    Имтиханга әзерләнәбез
    Инде яз, БДИ бирергә аз гына вакыт калып бара. Ә синең әлеге сүзне ишетү белән юрган астына кереп качасың киләме? Мин синең хәлеңне бик яхшы аңлыйм. Хәзер сиңа имтиханнарга әзерләнүнең серләрен ачмакчы булам.
  • 6 май 2019 - 13:47
    Интернет пәрәвезе
    Безгә бирелгән гомернең һәр минуты бик кадерле. Бу минутларны кире кайтарып та, сатып алып та булмый. Элек-электән кешеләр бик күп телләр өйрәнергә, бер-берсе белән төрле телләрдә аралашып, дөньяны күбрәк танып белергә омтылганнар. Интернет челтәрен кирәкле вакытта, дөрес итеп куллана белсәң, галим булырга да була.
  • 6 май 2019 - 13:36
    Җырчы кош – сандугач
    Яз җитүгә, бар табигать уяна. Яз бик тә матур вакыт!
  • 6 май 2019 - 13:28
    Театр - тылсымлы ил
    Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укучылары “Тылсымлы ил” дигән театр тугәрәгенә йөриләр.
  • 6 май 2019 - 13:12
    Әйләнә сәхнә, әйләнә!
    «Театр – яктылыкка, нурга илтә...». Быелгы Чаллыда узучы «Татар малае – 2019», «Татар кызы – 2019» бәйгесе шулай аталды. Театр елына багышланган шоу-программа, әлбәттә, көлдерде дә, уйнатты да, елмайтты да! Зур сәхнәдә чып-чын артистларча чыгыш ясады балалар. Бәйгедә катнашкан 121 бала арасыннан сайлап алынган бит алар!
  • 6 май 2019 - 12:53
    Исемле булу
    Әкиятне үзебез язабыз
  • 6 май 2019 - 12:46
    Без – сәяхәтчеләр!
    Мин 20нче мәктәпнең 6нчы сыйныфында укыйм. Сыйныфыбызда 28 укучы. Без бик дус яшибез, экскурсияләргә йөрергә яратабыз. Алабуга, Менделеевск, Казан, Ижау шәһәрләрендә, Свияжск утрау шәһәрчегендә булдык. Узган ел язгы каникуллар вакытында Санкт Петербургка бардык.
  • 6 май 2019 - 12:28
    Һөнәр сайларга психологлар ярдәм итә
    Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә икеләтә кыенга туры килә. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның әти-әниләренә профессиональ юнәлеш, психологик ярдәм күрсәтү аеруча мөһим.
  • 6 май 2019 - 12:19
    Икмәк узган юл
    Ипи, икмәк, ипекәй.... Бу сүзләр әни кебек кадерле һәм якын. Чөнки әнисез яшәп булмаган кебек, иписез дә яшәп булмый.
  • 6 май 2019 - 12:13
    “Энҗе бөртеге”
    Безнең төркемебез “Энҗе бөртекләре” дип атала.
  • 6 май 2019 - 12:08
    Туган тел кешедә бер генә
    Туган тел кешедә бер генә, әни кебек, әти кебек, туган як кебек...
  • 6 май 2019 - 10:02
    Юмор осталары
    Кукмара районының Трыш авылы китапханәсендә танылган юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды.
  • 6 май 2019 - 09:19
    Рә­сим Аб­дул­лин: «Мин үзем­не Ту­кай дип уй­ла­дым!»
    Ту­кай ши­гырь­лә­рен сөй­ләп, зур сәх­нә­гә чык­кан ма­лай­лар­ның-кыз­лар­ның, мө­га­ен, исә­бе-хи­са­бы юк­тыр. Чал­лы шә­һә­ре­нең Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­сен­дә, 7нче сый­ныф­та уку­чы Рә­сим Аб­дул­лин да шу­лар­ның бер­се. Габ­дул­ла Ту­кай­ның «Су ана­сы» ши­гы­рен сөй­ләп, шә­һәр­кү­ләм «Та­тар ма­ла­е» бәй­ге­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган егет ул.
Реклама