Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Җырчы кош – сандугач

Яз җитүгә, бар табигать уяна. Яз бик тә матур вакыт!

Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч, күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә.

Сандугач – кошлар арасында иң матур сайраучы кош. Канатлары аның бертөрле күк төстә, гәүдәгә таба аксыл күк, алды аксыл. Аның олы кара күзләре бигрәк матур. Ул кышны җылы якларда үткәреп кайта. Сандугач агачлар, куаклар яшелләнеп беткәндә күренә башлый. Үзләренең элекке урыннарын табып матур җырларын сузалар. Сандугач иртән һәм кич сайрый. Җәйге кичтә сандугач тавышын ишетсәң, өйгә керәсе дә килми.


Дилбәр Сабирова, Богады мәктәбе, 2нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев