“Энҗе бөртеге”
Безнең төркемебез “Энҗе бөртекләре” дип атала.
Һәм чыннан да безнең төркемебездә бәләкәй энҗе бөртекләре тәрбияләнә. Шуларның берсе – Самина исемле кызыбыз. Ул әле 4 яшьтә генә булса да,озын – озын татарча шигырьләр ятлап, бәйгеләрдә катнаша. Республика күләм оештырылган “Бәхет йолдызы” бәйгесендә 1 урын, балалар бакчасында оештырылган “Яшь җәлилчеләр” шигырь бәйгесендә 1 урын, “Туган телем – минем байлыгым” бәйгесендә 2 урын яулады. Без Саминаны шушы җиңүләре белән котлыйбыз. Һәм аңа киләчәктә дә яңа бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләргә ирешүен теләп калабыз.
Резидә Мазитова, Энҗе Салихова,Юлия Валиева, Чаллы шәһәре, 6 нчы “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев