Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юмор осталары

Кукмара районының Трыш авылы китапханәсендә танылган юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды.

– Әкрен атласаң, тиз барып җитәргә була, кызулансаң, килеп җитмәвең дә бар, – дип башлап җибәрде сүзен Алмаз Хәмзин. Халык аның белән «Чаян» журналы аша да таныш, анда бүлек мөхәррире вазыйфасын үтәүче шәхеснең ачы сатирага бай язмаларын яратып укыйлар.

Алмаз Наил улы үзенең иҗат юлы, дөнья күргән китаплары турында сөйләде, хәтта җырлап та күрсәтте. Кызыксынулы сорауларга җавапларны тулы итеп бирде. Алмаз Гыймадиевның хикәяләре маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шуклыклары, характер үзенчәлекләре тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.

Алмаз Гыймадиевның «Аукцион», «Селфи таягы», «Телефонлы кәҗә» әсәрләрен 5-7нче сыйныф укучылары катнашында Рәзинә һәм Раилә Шәрәфетдиновалар тарафыннан сәхнәләштереп күрсәтү дә яратып кабул ителде. Мәдәният йортындагы бай эчтәлекле «Балачак илендә очрашу» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә, беркемне дә битараф калдырмады. Менә шундый кызыклы чараларда ешрак очрашсак иде.


Фәния Рәхимова, Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп