Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ничек итеп балада китап укуга карата мәхәббәт тәрбияләргә?

Психолог киңәшләре.

«Балалар әдәбияты» дигән могҗизалы дөнья

1. Балагызга кыска гына хатлар, запискалар языгыз! (Аны ничек яратуыгызны белдерергә яки эш кушарга мөмкин) Ул аны шундый рәхәтләнеп укыячак.


2. Балагызның ул яттан белә торган китапны укуын сорагыз. Мәсәлән, "Су анасын" яки «Шүрәлене». Ул "нәфис сүз остасы" роленнән ләззәт алсын.


3. Балагызга төрле мәзәкләр, комикслар, карикатуралар ясалган журналлар, рәсемле китаплар һәм, гомумән, үзенә ошаган күңелле нәрсәләрне укырга рөхсәт итегез. Әлбәттә, башта үзегез дә укып, тикшереп чыгыгыз. 
4. Балагыз белән спектакль уйнар өчен бергәләп роль өйрәнегез.

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә


5. Төрле сәбәпләр аркасында үзе укый алмый торган кешегә балагыз кычкырып китап укысын. Мәсәлән, әнисе савыт-саба юганда аңа күңелсез булмасын өчен бала китап укып тора. Бәләкәй энесенә яки начар күрүче әбисенә китап укыса, баланың үз-үзенә ихтирамы да артып китәчәк. 


6. Балагыз белән хат язышучы кеше таба алсагыз, бик яхшы була. Бу аның дусты, туганы яки башка кеше булырга мөмкин. Иң мөһиме, ул кыска, әмма кызыклы хатлар язсын һәм моны шактый даими рәвештә эшләсен. Үзегез дә командировкаларга киткәндә хатлар язарга һәм бәйрәмнәргә котлау открыткалары салырга онытмагыз.
7. Балагызны балалар китапханәсенә яздырыгыз.
8. Балагызга нәрсә дә булса язылган һәм укырга кирәк булган өстәл уены сатып алыгыз.

Балаларга укыр өчен татарча 45 китап


9. Балага үз куллары белән китап яки журнал ясарга тәкъдим итегез.


10. Китап укуның никадәр күңелле һәм ләззәтле шөгыль икәнен аңлату өчен үзегез дә кычкырып шигырьләр яки проза әсәрләре укып күрсәтегез.


11. Баланың үз китап киштәсе булса, бик яхшы.


12. Балага китап укыганда иң кызык урынында туктый торган булыгыз. Баланың алга таба нәрсә булганын беләсе килеп торсын.


13. Бер кызыклы өлешне сөйләгез дә, дәвамын оныттым, үзең укы әле дип, кайда һәм ничәнче биттә икәнен күрсәтегез.


14. Гаиләгез белән бергәләп китап укуны оештырыгыз. Бала укый белсә дә, аерым җирләрен аңа кычкырып укыгыз.

Яшүсмерләргә укырга киңәш ителгән 35 әсәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев