Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә

Китап уку ул – бер-береңә ышаныч тудырырлык итеп ачыктан-ачык сөйләшүгә юл. Китап укыган вакытта балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, нәтиҗәдә бала hәм китап укучы арасында җанлы аралашу барлыкка килә.

Балаларга китапны ничек сайларга?

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпчелек әти-әниләр китаплар укый. Бу исә балада китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уятуның иң гади ысулы. Бугенге көндә балаларга яздырылган әкиятләр тыңлату мөмкинлеге дә бар. Әмма бик оста сөйләүче бер генә артист та балага әти-әнисен алыштыра алмаячак. Ни сәбәпле? Чөнки сабый әти-әнисенең мөрәҗәгатен шәхси мөрәҗәгать кебек кабул итә hәм әкиятне игътибарлырак тыңлый. Китапларны бергәләп уку гаиләне берләштерә.

Кайчакта әти-әниләрнең бала белән утырырга вакыты булмый.Баланың әтисе-әнисе кочагында утырасы, иркәләнәсе, аралашасы килә. Китап уку ул – бер-береңә ышаныч тудырырлык итеп ачыктан-ачык сөйләшүгә юл. Китап укыган вакытта балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, нәтиҗәдә бала hәм китап укучы арасында җанлы аралашу барлыкка килә. Шулай ук баланың белем дәрәҗәсе арта, тыңлау аның сүз байлыгын арттыра, хәтер сәләте камилләшә, китап hәм геройларның хәленә керергә, аларның гамәлләрен аңларга өйрәтә. Бүгенге көндә интернет челтәрендә ниләр генә юк - әкиятләр, көйләр, китаплар, җырлар, уеннар...

Баланың күңелен күтәрү өчен, кайчакта яздырылган китаплар да тыңлатырга ярый, әмма алар берничне тә кычкырып китап укуны алмаштыра алмый.

Сабыйларыбызда китапларга мәхәббәт, хөрмәт хисен саклап, алга таба туган илебезгә, туган телебезгә тугры, миhербанлы, акыллы балалар үстерик.


Чистопольцева Людмила, Чаллы шәhәренең 66нчы санлы балалар бакчасы психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев