Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җәйге каникулда укыр өчен татарча 45 китап

Исемлекне тәкъдим иткәнче, ата-аналарга, мөгаллимнәргә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәсе килә.

"Мәгариф" журналы җәйге каникул чорында мәктәп балалары өчен татарча китаплар исемлеге тәкъдим итә.

Табигать белән бәйләнешле, туган телебезгә мәхәббәт уятырдай, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән таныштыруны күздә тоткан һәм соңгы елларда дөнья күргән татар китапларына өстенлек бирергә тырыштык. Исемлекне тәкъдим иткәнче, ата-аналарга, мөгаллимнәргә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәсе килә. Балаларыгыз китап укыймы? Татар китапларына мөнәсәбәтләре ничек? Яшь буында китапка кызыксыну уяту максатыннан нинди үтемле чараларны эшкә җигәсез? Балаларга укытыр өчен татар китапларын кайдан юнәтәсез? Татар аудиокитапларыннан файдаланганыгыз бармы? Аларга карата сез нинди фикердә? Шулар хакындагы уй-теләкләрегезне безгә дә җиткерсәгез иде.

Без исә китаплар исемлеген өч категориягә: башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен аерым бүлдек, һәм һәркайсында – 15 әр китап:

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

  1. Абдулла Алиш. Велосипедлар
  2. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Тапкырлар тапмый калмас
  3. Рабит Батулла. Колакчын Тафи
  4. Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы
  5. Нәкый Исәнбәт. Мырау батыр
  6. Йолдыз. Йолдызлы кич
  7. Фатих Кәрим Гармунчы аю белән җырчы маймыл
  8. Ләбиб Лерон. Транзистор үч ала
  9. Нәҗип Мадьяров. Көлке төенчеге
  10. Фоат Садриев. Аппаккай
  11. Нәҗибә Сафина. Нарат нигә энәле?
  12. Факил Сафин. Керпенең шәһәргә сәяхәте
  13. Габдулла Тукай. Су анасы
  14. Хәкимҗан Халиков. Сакчы күркә
  15. Ренат Харис. Лап-лап

Урта сыйныф укучылары өчен

  1. Лиана Әмирханова. Китап яратучы малай
  2. Алмаз Гыймадиев. Телефонлы кәҗә
  3. Сәйдә Зыялы. Яралы кош авазы
  4. Фирүзә Җамалетдинова. Тешле карандаш
  5. Йолдыз. Китаплы кич
  6. Кави Латыйп. Йолдыз тапкан егет
  7. Йолдыз Миңнуллина. Ай кызы Зөһрә
  8. Каюм Насыйри. Әбүгалисина
  9. Нурия Сәйяр. Әтәч менгән киртәгә
  10. Касыйм Тәхау. Өч әкият
  11. Толстой бабай хикәяләре
  12. Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр
  13. Ягъсуф Шәфыйков, Хуш, Агыйдел!
  14. Илдар Юзеев. Сандугачлар килгән безгә
  15. Миргазиян Юныс. Юлда уйланулар

Өлкән сыйныф укучылары өчен

  1. Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр
  2. Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк
  3. Рафаэль Газизов. Ачык тәрәзәләр
  4. Марсель Галиев. Нигез
  5. Аяз Гыйләҗев. Яра
  6. Вахит Имамов. Җидегән
  7. Кәрим Кара. Ак күгәрчен, күк күгәрчен
  8. Әдип Маликов. Яшьлек утравым
  9. Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә
  10. Шаһинур Мостафин. Хәтер яктысы
  11. Рафаэль Төхфәтуллин. Китә казлар
  12. Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы
  13. Нурихан Фәттах. Кичү
  14. Фатих Хөсни. Йөзек кашы
  15. Фәнис Яруллин. Йөрәкләрдә кабат терелә…

  Таһир САБИРҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев