Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Төс­ләр хо­лык ту­рын­да сөй­ли

Кыз­лар, игъ­ти­бар ит­кә­не­гез бар­мы, һәр­кем­нең ярат­кан бер­ни­чә тө­се бар бит ул. Кем­дер сал­кын (зәң­гәр, яшел) төс­ләр­гә өс­тен­лек би­рә (бу аның ты­ныч, наз­лы, моң­су хол­кы ту­рын­да сөй­ли, ди пси­хо­лог­лар), кем­дер җы­лы төс­ләр­не (кы­зыл, са­ры...) яра­та. Бу – көч, ак­тив­лык, шат кү­ңел­ле­лек бил­ге­се.

Ак төс – бар­лык төс­ләр ку­шыл­ма­сы, шу­ңа кү­рә ул иде­аль төс са­на­ла, «хы­ял тө­се». Ул бе­рүк ва­кыт­та як­ты­лык бал­кы­шын да, боз сал­кы­нын да җит­ке­рә. Мон­дый төс­не төр­ле хо­лык­лы ке­ше сай­лый ала.

Ка­ра төс – ак­ның кап­ма-кар­шы­сы: ул бор­чу­лы, не­га­тив кү­ре­неш­ләр бе­лән ас­со­ци­я­ци­я­лә­нә. Бу төс­кә өс­тен­лек би­рү­че ке­ше тө­шен­ке­лек­кә еш би­ре­лә, хы­ял­ла­ры­ның чын­га ашу­ы­на шик­лә­нү­чән бу­ла. Ә ка­ра төс­не баш­ка төс­ләр бе­лән чи­рат­лаш­ты­рып ки­яр­гә ярат­саң, тор­мыш­ны төр­ле­чә ка­бул итә­сең ди­гән сүз бу.

Со­ры – уй­лап эш­ләр­гә ярат­кан, бе­раз шик­чел ке­ше­ләр тө­се. Ан­дый ке­ше ка­рар­лар ка­бул ит­кән­че бик озак уй­ла­на.

Кы­зыл – кыю, көч­ле их­ты­яр­лы, тиз ка­бы­нып ки­тү­чән, ара­ла­шу­чан ке­ше­ләр тө­се.

Кыз­гылт – ин­ту­и­ци­я­се нык үс­кән, хы­я­лый ке­ше­ләр тө­се.  

Кө­рән төс­не үз-үз­лә­ре­нә ышан­ган ке­ше­ләр яра­та, алар га­и­лә кыйм­мәт­лә­рен юга­ры бә­я­ли.

Са­ры төс ты­ныч­лык, зы­я­лы­лык, кы­ю­лык, ара­ла­шу­чан­лык, кы­зык­сы­ну­чан­лык бил­ге­се. Бу төс­не яра­ту­чы­лар төр­ле шарт­лар­га бик тиз җай­ла­ша­лар һәм үз­лә­ре­нә игъ­ти­бар ит­кән­не яра­та­лар.

Ал төс – тор­мыш, яшә­еш тө­се. Бу төс­кә мө­киб­бән­нәр вак-тө­як­кә дә бор­чы­лу­чан тү­гел­ме икән?

Шә­мә­хә төс­не хис­чән, нә­зә­кат­ле, эмо­ци­о­наль ке­ше­ләр яра­та, бу – гар­мо­ни­я­ле үсеш­кә иреш­кән ке­ше­ләр тө­се.

Зәң­гәр төс тый­нак­лык тө­се. Бу төс­не яра­ту­чы­га күб­рәк ял итәр­гә ки­рәк, ул тиз арый.

Яшел төс – та­би­гать, яз тө­се. Яшел төс яра­ту­чы чит ке­ше йо­гын­ты­сын­нан кур­ка. Ә бу төс­не ярат­мау­чы­лар­ны кы­ен­лык­лар кур­кы­та.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тест КЫЗЛАР төсләр психология холык характер

2
X