Төсләр холык турында сөйли
Кызлар, игътибар иткәнегез бармы, һәркемнең яраткан берничә төсе бар бит ул. Кемдер салкын (зәңгәр, яшел) төсләргә өстенлек бирә (бу аның тыныч, назлы, моңсу холкы турында сөйли, ди психологлар), кемдер җылы төсләрне (кызыл, сары...) ярата. Бу – көч, активлык, шат күңеллелек билгесе.