Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тук­ран бе­лән Төл­ке

Ак­та­ныш ра­йо­ны Пу­чы мәк­тә­бенең 5нче сый­ныф укучысы Нәз­лия Ла­тый­по­ва язган әкият. Дуслык турында.

 

Айны кем чистарта? (Ландыш Әбүдәрова әкияте)

Көн­нәр­дән бер көн­не Тук­ран бе­лән Төл­ке туп бе­лән уй­нар­га кил­гән­нәр, лә­кин Тук­ран уй­на­ма­ган.

– Ник уй­на­мый­сың? – дип со­ра­ган Төл­ке.

– Уй­ный­сым кил­ми, – ди­гән Тук­ран.

Икен­че көн­не дә шул ук сүз­ләр ка­бат­лан­ган.

– Ник уй­на­мый­сың? – ди­гән Төл­ке.

– Уй­ный­сым кил­ми, – дип җа­вап бир­гән Тук­ран.

Чын­лык­та, аның бик тә уй­ный­сы кил­гән. Уй­ный гы­на ал­ма­ган. Аның бит кул­ла­ры тү­гел, ка­нат­ла­ры гы­на бул­ган, лә­кин аның Төл­ке­гә бу хак­та әй­тә­се кил­мә­гән.

Өчен­че көн­не дә:

– Ник уй­на­мый­сың, бе­рәр нәр­сә бул­ма­ган­дыр бит? – ди­гән Төл­ке.

– Юк та, әйт­сәм әй­тим ин­де, мин уй­ный ал­мыйм бит... – ди­гән Тук­ран.

– Ә ник син ми­ңа чын дө­ре­сен әйт­мә­дең соң?

– Мин ку­рык­тым, – ди­гән Тук­ран.

– Ни­дән? – дип со­ра­ган Төл­ке.

– Син ми­нем бе­лән уй­на­мас­сың дип.

– Икен­че уен уй­нар идек, – ди­гән Төл­ке, аны юа­тып.

– Рәх­мәт си­ңа, син чын дус икән, – ди­гән Тук­ран.

Аның кә­е­фе кү­тә­ре­леп кит­кән. Шул көн­нән баш­лап алар ике­се дус бу­лып яшә­гән­нәр. 

Нәз­лия Ла­тый­по­ва, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы мәк­тә­бе, 5нче сый­ныф.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

 

Бәхет күлмәге (Галимҗан Гыйльманов)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев