Көмеш кыңгырау

Бәхет күлмәге

Борын борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Бик бәхетсез булган ул.

Әмма бу хакта үзе белмәгән. Бәхетсез булуыңны белү өчен, аз гына булса да бәхетле булып алырга кирәк бит.

Бер төндә ул төш күргән. Бу төшендә аңа бер изге карт очраган. Ул карт әйткән:

—  Беләсеңме, син бик бәхетсез җан бит. Бәхетле булу өчен, сиңа бәхет күлмәге кияргә кирәк. Шуны эзләп табып, тәнеңә кия алсаң, бәхетле булырсың, — дигән.

Иртә белән патша ярдәмчеләрен чакыртып алган. Әйткән:

—  Тиз арада бәхет күлмәге табып китерегез! — дигән.

Сарай хезмәтчеләре кара кайгыга баткан. Шулай да иң бе­ренче булып баш вәзиргә барырга булганнар. Ул — патша­дан кала иң зур хаким. Димәк, аның кулында бөтен дәүләт эшләре, дәүләт ачкычы, аның киләчәге, иминлеге, бәхете...

Баш вәзирдән сораганнар:

—  Син бик бәхетледер. Синең кулда — хакимлек, син нәрсә әйтәсең, патша шуны эшләргә тора... Аның бәхете дә синең кулда түгелме соң?  Бәхет күлмәге дә синдә булырга тиеш. Әйдә, хәзер үк шул күлмәгеңне салып бир!

Баш вәзир кәефсезләнеп кенә җавап биргән:

—  И сез, беркатлы бәндәләр, мин бу дөньяда иң бәхетсез кешеләрнең берсе шул. Өстә торган патшага һәм аста торган халыкка ярау шулкадәр кыен, минем хәләл җаным, гомерем көнгә берничә мәртәбә кыл өстендә кала... — дигән. — Йә, нинди бәхет инде бу?

Патша ярдәмчеләре илдәге иң олы байга киткәннәр. Шул ук сорауны биргәннәр.

—  Юк-юк, нинди бәхет ул! Шушы байлыгым өчен калтыра­нып гомерем үтә бит минем, беләсегез килсә... Ә бәхет күлмәген тапсагыз, миңа да әйтегез, сатып алам мин аны сездән...

Шуннан соң кешеләр гаскәр башлыгына барганнар.

—  Менә син бәхетледер, — дигәннәр алар. — Син бит бер­кемнән курыкмыйсың, чөнки кул астыңда әнә күпме корал, яугир бар!.. Көч бар!

—  Юк, егетләр, бәхет хакында сөйләмәгез дә! Ә беләсезме, мин беренче яуда ук бу гаскәремне һәлакәткә дучар итсәм... Ул чакта үземнең җан-йөрәгем исән калырмы —  шуны да төгәл генә әйтә алмыйм бит мин... Ә сез бәхет дисез... Бәхет дигәннәре сугыш кырыннан читтә йөри шул...

Инде эзләп-эзлән тә таба алмагач, бәхет күлмәге хакында акыл ияләреннән сорарга булганнар. Акыл ияләре әйткән:

—  Дөньядагы иң бәхетле кеше бу минутта диңгез яры буен­да курайда моңлы көй уйнап утыра. Аның янына барыгыз.

Патша иярченнәре шул курайчыны эзләп киткәннәр. Эзләмичә дә булмый, чөнки патша үз сараенда «бәхет күлмәге» көтеп утыра.

Озак эзләгәннәр курайчыны. Ниһаять, тапканнар. Ул — гү­зәл кызга гашыйк бер егет, имеш. Шул мәхәббәтенә түзә ал­мыйча, диңгез яры буена дәртле-сагышлы көйләр уйный икән.

—  Син бәхетлеме? — дип сораганнар аннан.

—  Әйе, мин бик бәхетле, — дигән курайчы егет.

—  Алайса, бир безгә бәхет күлмәгеңне. Ил патшасының да бәхетле буласы килә. Синең бәхетле булуың ул — бер кешенең генә бәхетле булуы, ә менә патшаның бәхетле булуы — бөтен илнең, халыкның бәхетле булуы дигән сүз.

—  Бик бирер идем дә, минем бәхетем бик сагышлы шул. Якты булса да, гамьле, борчулы ул. Патшаны да гамьле, борчулы итеп күрәсегез киләмени?! Юк, илне сагышлы итә ал­мыйм мин... Бәхетле мәхәббәт әле ул бәхетле язмыш, бәхетле патша, бәхетле ил дигән сүз түгел...

Тәмам күңелләре төшкән «бәхет күлмәге» эзләп йөрүче­ләрнең. Патша күзенә ничек кайтып күренергә дип, борчуга калганнар.

Шулай кара кайгыга батып патша сараена кайтып барган хезмәтчеләрнең күзе иген басуында ашлык чәчеп йөрүче бер ир-егеткә төшә. «Шул кешедән сорап карарга микән әллә?» — дип уйлыйлар болар. Башка сорар кеше калмады бит инде. Бәлки, бу егет «бәхет күлмәге»нең кайдалыгын беләдер? Ә бәлки ул үзе үк шул күлмәкне кигәндер? Әнә тәнендә кояш нурлары ничек балкып уйнаклый!..

Баралар, сорыйлар. Егет, эшеннән дә туктап тормыйча, хәйләкәр елмаеп җавап биргән:

— Әйе, миндә ул «бәхет күлмәге». Тик, аны кияр өчен, пат­ша монда үзе килергә тиеш, шушы басуда, минем белән янәшә басып, иген игәргә тиеш. Шуларга риза булса, калганын ни­чек тә килешер идек әле...

...Патша «бәхет күлмәге» кияргә бу зирәк игенче егет янына килгәнме-юкмы, бу хакта төгәл генә хәбәрләр юк. Әмма шушы вакыйгадан соң халыкта «Бәхет күлмәге ул — җимерттереп эшләгән вакытта тәннән тир булып аккан бәхет тамчыларын­нан тукылган серле күлмәк» дигән сүз калган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: