Көмеш кыңгырау

Айны кем чистарта?

Безнең шәһәр янәшәсендәге урманда бер бик тә эшлекле Керпе яши.

Ул бер генә минут та тик тора алмый булса кирәк — һаман үзенә шөгыль табып тора. Хәтта ки төннәрен дә кыштыр-кыштыр нәрсәдер эшләп йөргән була. Төн ката нишли инде бу дисәм, бик җитди икән аның вазифасы — ул көн саен Айның тузанын сөртә. Көмешләнгәнче чистарта, чистартып бетергәч, өреп, чиртеп карый — ай бәллүр кебек зыңласа гына канәгать калып, өенә кайтып китә. Беркөнне шулай, гадәттәгечә, Айга таба юл алган гына иде, сукмагында таныш түгел берәүне очратып туктап калды.
—  Кем син? — диде ул, шикләнеп кенә.
—  Мияу, — диде теге җан иясе.
— Ә-ә-ә, Песи баласы. Нишләп үзең генә? Кәефсез күренәсең бугай?
— Әй, күңелсез әле, көз бит, — диде Песи баласы, сорама да дигәндәй, койрыгын болгап куйды.
—  Көзгә ни булган? — диде Керпе, аптырап. — Менә дигән, алтын кебек ялтырап тора.
—  Берни эшлисе килми, — дип авыр сулап зарланды Песи баласы.
—  Ничек инде «берни эшлисе килми»? — Керпе Песи баласының хәлен бер дә аңламый, торган саен гаҗәпләнә иде. — Алай да буламыни? Ә монда ничек килдең алай булгач? Киләсе килми генә килеп буламыни?
— Була, — дип көрсенде тегесе, башын түбән иеп.
—  Тукта-тукта, ашыйсың да, сулыйсың да килмимени?
—  Алай ук түгел лә.
—  Ә-ә-ә, ярый алай булгач, мин тагын куркып киттем, — дип, Керпе юлын дәвам иттермәкче булды.
—  Мияу, — диде Песи баласы тагын.
—  Нәрсә булды?
—  Син кая барасың?
—  Айны чистартырга, — дип җавап бирде Керпе, кулындагы мунчаласына ымлап.
—  Айны чистартасы да бармыни аны? — дип кызыксынды Песи баласы.
—  Бар, аны кемдер чистартырга тиеш бит инде, эшлисе килми дип утырып кына булмый, — дип кырыс торды үз сүзендә Керпе.
—  Мине дә иярт әле, — диде Песи баласы.
—  Барасың киләмени? — дип сорады Керпе, Песи баласында кызыксыну тоеп. — Әйдә, карап торырсың.
— Ә сиңа булышырга ярыймы соң? — дип сорады Песи баласы, Айга якын килгәч.
—  Ярый. Син тотып тор, мин чистартам, бергә-бергә тизрәк булыр, — диде Керпе, ярдәмче табылуга шатланып.
Алар Айны чистартканчы сөйләшмәделәр.
—  Арытты, тизрәк өйгә кайтып җитәсе килә, — диде Песи баласы кайтып барганда.
— Килә башлагач әйбәт инде, — дип хуплады аны Керпе.
—  Сиңа бу эшне кем эшләргә кушты? — дип сорады Песи баласы, бу вакытта ул сукмактан түгел, ә күңелле генә койма башыннан атлый иде.
—  Кушмады, мин үзем эшлим. Кушканны көтеп торсаң, вакыт заяга уза.
—  Син бик акыллы һәм эшчән Керпе, — дип мактап куйды аны Песи баласы. — Минем дә синең кебек буласым килә.
— Минем кебек буласың килсә, син дә үзеңә берәр шөгыль тап.
—  Ай бит берәү генә — аны син чистартасың, — дип борчылды Песи баласы.
—  Син берәр йолдызны ал. Җидегәнне, мәсәлән.
—  Чыннан да, йолдызларга да тузан кунадыр бит, — дип сөенде үзенә эш табылганга Песи баласы.
—  Кайтып җиттек, — диде Керпе, юлдашын бүлеп. — Димәк, син иртәгә Җидегәнгә барасың.
—  Без иртәгә күрешмибезмени?
—  Иртәгә беренче эш көнең, вакытны сузмыйча башларга кирәк, — диде Керпе бик җитди кыяфәт белән. Эшлекле Керпе шул ул.
— Ә без хәзер синең белән дуслар булачакбызмы? Минем синең белән дуслашасым килә, — диде Песи баласы кинәт.
—  Дуслашырга мин үзем дә шат.
—  Дуслар бергә була бит инде, — диде Песи баласы.
—  Без болай да бергә, ләкин син — анда, мин — монда.
—  Алай буламыни?
—  Алай күбрәк тә була әле. Көчлерәк тә, зуррак та.
— Ә синнән еракта бик күп көннәр узгач, син минем һаман да дустым икәнне ничек белермен соң? — дип сорады Песи баласы.
Керпе аптырап калды.
—  һм-м, — дигән булды. — Ничек-ничек? Мин сиңа кич саен тыныч йокы теләрмен.
—  Мин бит сине ишетмәячәкмен. Онытсаң?
—  Онытмыйм. Дуслар онытмыйлар.
— Онытмаганыңны каян белермен? — дип төпченде Песи баласы. Аның яңа гына табылган дустын бер дә югалтасы килми иде.
—  Ә син миңа ышан. Дуслар ышаналар, — дип икеләнергә урын калдырмыйча әйтеп салды Керпе.
—  Дуслар ышаналар, — дип кабатлады Песи баласы Керпе белән бер сүздә булып.
Ландыш Әбүдәрованың «Мандариннар» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: