Көмеш кыңгырау

Татарстанда «Минем шәҗәрәм» бәйгесе башланды

Татарстанда нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча «Минем шәҗәрәм» республикакүләм бәйгесе башланды. Бәйге 30нчы апрельгә кадәр дәвам итә. Ул муниципаль һәм республика этапларыннан тора.

Бәйгедә катнашучылар 5 яшь категориясенә бүленә:

1 - 4 сыйныф укучылары,

5 - 8 сыйныф укучылары,

9 - 11 сыйныф укучылары.

һөнәри белем бирү йортында укучылар (18 яшькә кадәр)

18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Җиңүчеләр һәм яшь категориясендә билгеләнәчәк. Бәйгенең муниципаль этабында катнашу өчен 2нче апрельгә кадәр шәһәрнең яки районның башкарма комитетындагы архив бүлегенә электрон рәвештә гариза юлларга кирәк.

 

«Үткәннәрне хәтерләүдән курыкмыйк. Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез, ә киләчәк бүген башлана»


“Шәҗәрә” бәйгесе милләтне уята. 


 

«Минем шәҗәрәм» генеологик тикшеренүләр конкурсы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: