Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесе үтте

Сез үзегезнең бабагызның кем булуын беләсезме? Күпләребез уңай җавап бирер.

 Ә менә бабагызның бабасын, һәм аннан да элегрәк яшәгән туганнарыгызны? Кем булганнар алар, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, ничек яшәгәннәр? Республикакүләм “Шәҗәрә” бәйгесендә катнашкан укучылар бу сорауларга җавапны тапканнар.

 

Чаллы шәһәре 2нче гимназиясе тарафыннан үткәрелгән бу бәйгедә Республикабызның Ютазы, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Зәй, Әлмәт, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Балтач, Чирмешән, Саба һәм башка район мәктәпләреннән укучылар катнашты.

 

Чаллы шәһәренең 3, 4, 7, 18, 19, 28, 31, 41, 50, 51, 57, 58нче мәктәпләреннән, 64нче прогимназиядән, 2, 54, 76, 77нче гимназияләрдән укучылар һәм укытучылар бар иде.

 

Бәйгенең йомгаклау өлеше 29нчы апрель көнне 2нче гимназиядә узды. Катнашучылар 6 секциягә бүленеп үзләренең эзләнү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Катнашучы балалалар бик зур хезмәт башкарганнар - үзләренең эшләрендә архивлардан алынган документлар, тарихи фотолар, элеккеге газета мәкаләләре кулланганнар. Монда аларга әти-әниләре, бөтен туганнары ярдәмгә килгән. Һәм эш барашында олылар үзләре дә нәселләре турында яңа кызыклы фактлар, легендалар белгәннәр, танылган кешеләр белән туганлык җепләре барлыгы ачыклаган. Бәйгедә катнашучылар арасында 9, хәтта 14 буынын белүчеләр дә байтак икән.

 

Шәҗәрә - гарәп телендә агач дигән сүз. Балалар үзләренең нәсел агачларын матурлап, фотолар белән бизәп, рәсем яки китапчык формасында ясаганнар. Бу шәҗәрәләр аларның балаларына да ядкәр булып калачак. Ә бит кайберләребез нәсел буыннарын белсә дә, кәгазьгә теркәп куярга вакыт тапмый. Бәйгедә катнашу гаилә тарихын, традицияләрен өйрәнүгә, аны киләчәк буыннар өчен теркәп куюга бер этәргеч булып тора.

 

Бу бәйге балаларда үзләренең нәсел тамырларын өйрәнүгә омтылыш, туганнарына карата ихтирам хисе уяткандыр дип уйлыйм.

Үткәннәрне хәтерләүдән курыкмыйк. Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез, ә киләчәк бүген башлана.


ЛӘЙЛӘ МИРЗАҺИТОВА

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәҗәрә