Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Халык белән элемтә - социаль челтәрләр аша

Социаль челтәрләргә теркәлмәгән кеше юктыр хәзер. Әз дигәндә - бер, күп дигәндә - 5 яки тагын да күбрәк челтәрдә утыручы кешеләр бар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары яңалыкларын да социаль челтәрләр аша беләбез. Бүген әлеге темага багышланган утырыш булды. Аны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрде. Ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев социаль челтәрләр ярдәмендә халык белән элемтә булдыру мөһим дип билгеләде.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен басмалар арасында социаль челтәрләрдә «Идел» журналы лидер булып тора. Аның 41 меңнән артык язылучысы бар. Журналлар арасында «Сөембикә» алда бара — 34 мең язылучыга ия. Республика газеталары арасында беренче урында «Акчарлак» газетасы, аның 113 меңнән артык язылучысы бар икән. Район басмалары арасында «Челнинские известия» газетасы 52 меңнән артык язылучы җыйган.

 

«Көмеш кыңгырау» республика газетасының Вконтактедагы төркемендә - 2506, Инстаграмда - 2244 язылучысы, фейсбукта - 4368 дусты, одноклассникида  351 дусты бар.

Файдалы язма: Бала блогер була аламы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев