Көмеш кыңгырау

Кошлар кайтыр чак...

Җирдә күңелне шигъри яктылык белән тутыра торган гаҗәеп күренешләр күп. Шуларның берсе – язгы күктә почмаклап тезелеп очкан торналар...

Җирдә күңелне шигъри яктылык белән тутыра торган гаҗәеп күренешләр күп. Шуларның берсе – язгы күктә почмаклап тезелеп очкан торналар... Ерак-ераклардан туган якларына кайталар! Безнең яшәгән елларыбыз да шуларның кайту-китүләре белән саналып барадыр төсле. Җырда әйтелгәнчә:

Ишетелә канат кагышлары,

Кошларда да кеше язмышлары...

Аллаһ Тәгалә, кешеләрнең күңелләрен кошларга юнәлтеп, болай ди: «Алар үз өсләреннән рәт-рәт булып канатларын йә җилпеп, йә җыйнап очкан кошларны күрмиләрмени?! Рәхимле Аллаһтан башка аларны кем күктә тота ала соң? Чынлыкта Ул һәр нәрсәне дә күрүче.» (67:19). Кошлар могҗизасы да Аллаһның чиксез кодрәтен һәм зирәклеген күрсәтә.

Китәр вакытларын каян беләләр соң?

Моны ачыклау өчен галимнәр төрле тәҗрибәләр үткәреп ка-раганнар. Сандугачларны ясалма яктылык һәм җылылык булдырыла торган лабораториягә урнаштырганнар. Байтак кына |вакыт анда гел «яз» булып торган. Тик шуңа да карамастан, сандугачлар урамда инде көз булуын тоеп, җылы якка очарга әзерләнә башлаганнар... Шулай итеп, галимнәр кошларда Аллаһ Тәгалә салган «күңел сәгате» барлыгын белгәннәр.

Кайдан көч алалар?

Күчмә кошларга меңнәрчә чакрым араларны очып үтәр өчен күп көч кирәк. Күбәләктән әз генә зуррак колибри кошы, әйтик, Гавай утрауларыннан Аляскага кадәр 3 мең чакрым оча. Бертуктаусыз 36 сәгать оча ала. Уртача тизлеге – сәгатенә 80 км. Шундый авыр очыш вакытында кошның канында кислота күбәя, тән температурасы күтәрелә. Шул сәбәпле ул һушы китеп егылып төшәргә дә мөмкин. Киң океан өстеннән очканда кошларга туктап ял итәргә урын да юк... Мәрхәмәтле Аллаһ Тәгалә монда да үз мәхлуклары булган кошларны ярдәменнән ташламый: кошлар күбесенчә һава агымына (җилгә) ияреп, канатларын киң җәеп очалар.

«Күрмисеңмени, җирдә дә, күктә дә һәр нәрсә Аллаһ Тәгаләне данлый, һәркайсы үз догасын һәм мактавын белә. Аллаһ та |аларның ни эшләүләрен барысын да белә.» (24:41)

Ничек очалар?

Ләкләкләр (аистлар) җылы һава агымына ияреп 2 мең метр биеклеккәчә күтәреләләр, шунда хәрәкәтсез калып «кыялыйлар», бер агым сүрелә башласа, икенчесенә күчәләр. Торналарның кыек почмакча ясап очуы да – һаваны ярып барырга җиңелрәк булсын өчен. Эре һәм көчле кошлар иң алдан очалар, ә арттан очучы яшь көчсез кошларга «һава юлы» инде ярылган була. Галимнәрнең исәпләп чыгаруынча, кошларның шулай очуы энергиянең 23 процентын саклап калырга ярдәм итә!

Бик югарыда!

Кыр казлары көньякка очканда 8 мең метр биеклеккә кадәр күтәреләләр. Анда һава сыек, канатларны ешрак кагарга туры килә. Әмма Аллаһ Тәгалә кошларның үпкәләрен кислородны күп йота торган итеп яралткан.

Кошларның картасы да, компасы да юк, ә меңнәрчә чакрым юлда адашмыйча, кирәк җирләренә төгәл барып җитәләр. Галимнәр аларның күзләрен каплап та караганнар – барыбер дөрес юнәлештә очалар икән! Димәк, җиргә карап кына, андагы тауларны, елгаларны истә калдырып кына очмыйлар.

Күптән түгел шул нәрсә ачыкланган: кошлар юнәлешне җирнең магнит кыры буенча билгели икән. Кайдадыр эчләрендә «табигый компас» бар дигән сүз... Ул компасны кошларга кем биргән соң? Аллаһ Тәгалә үзенең һәр мәхлугын әнә шулай камил итеп яралткан!

(«Фатиха» календареннан)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: