Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны тәкъдим ителде

Театрның яңа бинасында диварлар күренми торган панно белән бизәләчәк

Эскизларны шәһәр мэры Наил Мәһдиевка күрсәттеләр. Хәзерге вакытта «Колизей» күңел ачу комплексы урнашкан объектта тышкы яктан төзәтү эшләре бара. Объект 2020 елда файдалануга тапшырылырга тиеш.

Дизайнер Елена Сафиуллина театрның эчке бизәлеше турында Чаллы башлыгына һәм журналистларга сөйләде.Ул, яңартылган бинада театр гына түгел, ә уң канатында яшьләр үзәге дә урнашачак, дип хәбәр итте. Шулай да театр беренчел, диде ул. Дизайнер сүзләрен тыңлаганнан соң, Наил Мәһдиев вариантлар турында фикер алышырга кушты.

Интерьерны ясаучы сүзләренчә, тамаша залын озынча яктырткычлы түшәм-җилкән бизәячәк. Шуның нәтиҗәсендә залның акустикасы яхшырачак. Диварларда панельләр дә тавышны яхшыртачак.

Бинаның икенче катындагы фойены да милли стильдә эшләү тәкъдим ителә. Биредә орнаментлы полимер идән, аркалы буфет, уйналган спектакльләрдән костюмнар һәм башка тарихи атрибутика куелган театр музее булыр дип көтелә. 

Сафиуллина тагын бер бәхәсле мәсьәләне искә алды. Бинаның яшьләр өчен булачак ягын дизайнерлар төркеме заманча хай-тек стилендә бизәргә тәкъдим иткән. Әмма театр вәкилләре тынычрак дизайн ясауны сорый. Шуңа күрә беренче кат театр стилен дәвам итәчәк.

Икенче катта исә проектчылар тагын да экстремальрәк вариант планлаштырган. «Экран ясарга», ә диварларга күренми торган панно элеп куярга тәкъдим ителә, ул исә ультрашәмәхә ут яктысында фантасмагорик картинага әверелә.

Тагын укыгыз: Театр коллективы 2018 елның декабрендә Татнефть грантын ота.

Фото:«Челнинские известия» сайтыннан.

Бу хакта тулырак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы театр