Көмеш кыңгырау

Чаллының Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп төзеләчәк

Ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка Замелекесьеда яңа мәктәп төзелешенә кагылышлы сорауны яңадан бирделәр.

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты язганча, шәһәрнең  Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп төзеләчәк, дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

«Мәктәпне 2021 елда төзергә планлаштырабыз. Әгәр дә, барысы да без һәм  республика җитәкчелеге ниятләгәнчә килеп чыкса, төзелеш 2020 елда башланырга тиеш. Нормаль мәктәп ике ел төзелә, гадәттә беренче елны башлана, икенчесендә тәмамлана.

Замелекесьеда мәктәп кирәклеге бәхәссез. 2021 елда анда 15600 фатир барлыкка килергә тиеш. Безнең исәпләүләр буенча инде 2021 елда ук,  микрорайонда мәктәп яшендәге балалар саны 3800 булыр дип көтелә. Бу 1224 урынга исәпләнгән мәктәп булыр дип торабыз», - дип шәрехләде Наил Мәһдиев.

Тагын укыгыз: Чаллыда ике хоккей тартмачыгы һәм бассейн төзеләчәк

Чаллыда яңа балалар бакчалары һәм мәктәп ачыла

Чаллыда яңа балалар бакчалары ачыла башлый

Чаллы театры «Мирас угы» мультфильмына нигезләнгән татарча әкият куйды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: