Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Россиянең бер шәһәрендә дә булмаган скейт-парк төзелә

Чаллыда шәһәренең «Гренада» паркын төзекләндерүне планлаштыру бара. Бу турыда икенче тапкыр фикер алышу Пушкин исемендәге 78-нче лицейда булды. Анда шәһәр җитәкчеләре, архитекторлар һәм бөтен кызыксынучы  чаллылылар катнашты.

«Без бүген шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган зур проектлар турында фикер алышабыз, иң кулай вариантны табарга тырышырбыз», – диде Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев.

Паркта эшләнгән эшләр һәм киләчәк планнар турында Legato архитектура компаниясе генераль директоры Мария Ларина сөйләде. Мәсәлән, паркта скейт-парк конструкциясе барлыкка килгән. 

«Калифорния Яр Чаллыга күчте. Без Россиядә дә аналоглары булмаган бетон скейт-паркын күрәбез. Бу, чыннан да, архитектура формасы буенча уникаль объект», – дип сөйләде ул. - «Безнең бурыч - бу паркны яшьләрне җәлеп итү үзәге итү. Әгәр без узган елгы тыңлауларны искә алсак, яшьләргә тренировкалар үткәрү урыны юк иде».

Яр Чаллы балалар проекты буенча бизәләчәк!

Ул паркта дроннар узышы өчен урын, спорт мәйданчыклары, шул исәптән воркаут, йога һәм пилатес белән шөгыльләнү мәйданчыклары, йөгерү юллары, ял итү зонасы һәм амфитеатр барлыкка киләчәк, дип сөйләде.

 

Моннан тыш, биредә этләрне урамда йөртү һәм дрессировкалау мәйданчыгы булдырылачак. Яшел үсентеләр саны да артачак, паркта куаклар, чәчәкләр утыртылачак.

Чаллы театрында тамашачылар репетицияне карый ала

Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны тәкъдим ителде

Илья Зуев җәмәгать тыңлауларында катнашучыларга рәхмәт белдерде: "Минемчә, яңгыраган фикерләр урынлы, оптималь вариантка килү өчен эшләргә кирәк" , – дип билгеләп үтте.

Ә бу атнаның җомгасында, 14 февральдә, 29нчы гимназиянең актлар залында «Яшь ленинчылар» бульварын төзекләндерү буенча фикер алышуы узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://nabchelny.ru/ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев