Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яр Чаллы балалар проекты буенча бизәләчәк!

Балалар Яр Чаллы шәһәрен төзекләндерүдә катнаша алачак. Үз ишегалдыңны үзең теләгәнчә итеп бизи алу шәп бит?!

Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев «Да-да» архитектура һәм дизайн мәктәбе укучыларының дизайн-проектлары белән кызыксынуын белдергән. Әлеге проектлар белән ул укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында оештырылган күргәзмәдә танышкан. Балалар төзелеш көллиятенең, шәһәр хастаханәсенең, реклама корылмаларының, утыргычларның һәм башка арт-объектларның вариантларын күрсәткәннәр. «Бу проектлар балаларыбызның үзләре яшәгән урыннарны, укыган мәктәпләрен уңайлырак итеп ясау теләгеннән барлыкка килә. Без аларга сәнгать матурлыгы һәм зәвык сеңдерәбез. Һәм аларның әйләнә-тирәдә дә шул матурлыкны күрәсе килә. Балалар уйлап тапкан әлеге проектларның барысы да тормышчан», – дип саный архитектура һәм дизайн мәктәбе директоры Елена Гасперт. «ГЭСтагы паркны һәм «Гренада»ны яңарту бара. Менә шунда кушылырга иде. Ә, бәлки, сезне «Безнең ишегалды» проектына тартырбыз. Республика президенты киләчәк өч елда шәһәрләрдәге барлык ишегалларын төзекләндерү буенча программа тормышка ашырылачагын әйтте. Бәлки, безгә шунда биреләчәк бюджет кысаларында  үз идеяләребезне кертеп караргадыр? Сөйләштек!», − дип Наил Мәһдиев үз фикерен белдергән. Мондый хезмәттәшлекне тәэмин итү һәм иҗат төркеме булдыру бурычы мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗинга йөкләнгән. «Шәһәр һәм мәктәп арасында андый хезмәттәшлек беничә ел элек тә булган иде. «Да-да» мәктәбәбе укучылары ясаган проект буенча 60 нчы микрорайондагы өч йортның фасады бизәлде. Шуннан соң шәһәр йортларының колористикасы барлыкка килде» – дип, хезмәттәшлекнең уңышлы нәтиҗәсе турында искә алды  Елена Гасперт.  

Материал chelny-izvest.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Да-да" архиректура һәм дизайн мәктәбе