Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы театрында тамашачылар репетицияне карый ала

Чаллы театры яңа проект башлап җибәрә -  тамашачылар репетицияләрне килеп карый алачак. Бу мөмкинлек 60 яшьтән узган кешеләр һәм аларның оныклары өчен тудырыла.

Мондый проект республикада ике театрда гына булачак - Чаллы һәм Әлмәт театрларында.

Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Әлмәт һәм Чаллы дәүләт театрлары җитәкчеләренә әлеге проектны үз карамакларына алуларын сорады.

"60 яшьтән өлкәннәр үзләренең оныклары белән айга бер мәртәбә Чаллы һәм Әлмәт театрларында театр репетицияләрен түләүсез тамаша кыла алачаклар", - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтүенчә, театр мондый проектларга әзер.

"Спектакль алдыннан репетицияләр һәрвакыт булып тора. Яшь чикләре 3+, 6+ булган спектакльләрне сайлап, алдан игълан итәбез - рәхим итсеннәр!" - диде ул.

"Балаларга әкият сөйли торган тагын бер яңа проект башларга торабыз. Артистларыбыз бер генә бала килсә дә, аңа әкият укыячак. Ул һичшиксез татарча укылачак", - диде директор.

 

Чаллы театры «Мирас угы» мультфильмына нигезләнгән татарча әкият куйды

 

«Театр - балаларга» проектында Татарстанның дүрт балалар театры катнаша

 

Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны тәкъдим ителде

 

Әлмәт һәм Чаллы театрлары тамашачыга репетицияләрне карау мөмкинлеге тудыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев