Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Матурлык китабы»

Газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда Роза Әмирова исеме еш очрый. Иҗади бәйгеләребездә бик теләп катнаша ул. Ә менә бу хат аның әнисеннән килгән.

Алдымда  Роза кызымның  “Матурлык  китабы” исемле шигырьләр җыентыгы. Ни өчен матурлык китабы, чөнки кызыбыз үтә  нечкә күңелле, тирә-якка  игътибарлы. Матурлыкны үз куллары белән  тудыра алырга сәләтле.  Башкаларның кулларында телефон булса, аныкында китап. Китапның да ниндие әле - табигать, әйләнә-тирә мохит турындагысы.

Роза кечкенәдән үзенчәлекле бала булды. Күп сөйләшми, әйтсә, төгәл һәм  үтемле әйтә:  я көл, я ела...  Тапкыр, кызык сүзле булуы нәселдән киләдер. Ә туган телгә мәхәббәтне мин балаларыма ана сөте белән тапшырдым.  

Балалар бакчасына Роза рус төркеменә йөрде. Ул русча мохиттән арып кайта иде, өйдә бары татарча гына сөйләшүне таләп итте.  Татар телендә аралашу балаларыма мәктәптә  “биш”ле билгеләренә генә укырга, башка телләр өйрәнергә комачау итмәде, киресенчә, һәр яктан камил булырга, белемгә омтылырга көч бирде.

Әби тәрбиясе  балаларымны иманлы булырга, догалар, изге “Коръән”не гарәп телендә укый белергә өйрәтте.

Балаларда  табигатькә игътибарны кечкенәдән тәрбияләдек. Җәйләребез туган авылыбыз Тәкермәндә үтте. Әтиебез  җырлы-моңлы Актаныш якларыннан булганга, болында, Баҗана елгасы буйларында печән чабу, җиләк җыюлар да, сабантуйларда күңел ачулар да безне читләтеп үтмәде. Кая гына булсак та, иң беренче  матурлыкны күрә, аңлый, аңа соклана белергә өйрәттек.

Роза - гади, тәвәккәл, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган кеше. Татар теле, экология, биология фәннәре буенча шәһәркүләм олимпиадалар җиңүчесе, призеры, республикакүләм олимпиадалар призеры.

“Көмеш кыңгырау” газетасының якын дусты. ”Казан утлары” журналы үткәргән  “Шифалы куллар” бәйгесендә 3нче урынны яулап, акчалата премиягә лаек булды.

“Көмеш кыңгырау”  гәҗите үткәргән  “ТАССРның 100 еллыгына” бәйгесенең “Шигырьләр” номинациясендә икенче урынны яулады.

Ул әле төрле халык биюләрен бик оста башкаручы биюче дә. Спорт белән бик дус: балыктай йөзә, тиз йөгерә, волейбол, баскетбол уйнарга ярата, тимераякта, чаңгыда шуа.

Шигырьләр язарга кызларымны мин өйрәтәм. Әзер текстларны рифмаларга салудан башланган эш аларда кызыксыну уятты. Үз фикереңне кыска, аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә белү – зур талант. Аңа гомер буена өйрәнергә, үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Үсә төшкәч, тормыш өйрәтә. Бары башлаган эшне дәвам итәргә, каләмне чарларга кирәк. Иҗади уңышлар юлдаш булсын, кызым!

41нче мәктәп укытучысы Әмирова Лилия Флүс кызы.

 

Розаның “Шифалы куллар” бәйгесендә җиңү яулаган шигырен тәкъдим итәбез.

 

Ак халатлы изге җаннар.

Бу дөньяга аваз салгач,

Кулларына мине алган,

Кендек каны тамганчы ук,

Әнкәм күкрәгенә салган -

Фәрештәгә тиңдәш табиблар!

    Беренче кат юган, төргән,

   “Кыз туды” дип сөендергән,

    Авырып китсәк, хәлне белгән,

    Кирәк тапса, дәва биргән -

    Ак халатлы изге җаннар.

Дөнья булгач, бар да була,

Кешеләр гел авырып тора.

Күктән тәңре саклаганда,

Чирдән дәва тапмаганда -

Җирдә табиб ярдәм кыла.

   Армас-талмас беләгегез,

   Курку белмәс йөрәгегез,

  Сезнең алтын кулларыгыз,

  Язмышларны язып тора.

  Кеше гомерен саклап кала.

Мин баш иям Сезнең алда!

Ак халатлы изге җаннар!

   Әмирова Роза. 41нче мәктәп, “Безнең кызлар” әдәби түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев