Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы
Дуслар, 2019 елның ноябреннән 2020 елның январенә кадәр сайтыбызда рәссам-дизайнер Фаил Ислам истәлегенә «Ал Каләм» плакатлар фотобәйгесе үтте. Шактый авыр, катлаулы бәйге булса да катнашучылар аз булмады. Бу бик сөендерә.
Галимнәр почерк белән кешенең рухи дөньясы арасында бәйләнеш бар дип санаганнар.
Газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда Роза Әмирова исеме еш очрый. Иҗади бәйгеләребездә бик теләп катнаша ул. Ә менә бу хат аның әнисеннән килгән.
Пингвин диюгә безнең күз алдына мультфильм герое Лоло килеп басадыр. Лоло маҗаралары трилогиясен (6+) 1986-1987нчы елларда безнең ил студияләре белән япония мультфильмчылары бергәләп төшергән. Ул Лоло исемле пингвин малае һәм Пепе исемле пингвин кызы турында. Нинди генә кызык хәлләргә тарымыйлар алар!
Даими авторыбыз Флера Мәрданова “Көмеш кыңгырауга” күчтәнәч итеп «С» авазларыннан башланган сүзләрдән төзелгән әкиятен җибәргән. Мондый текстлар тавтограмма дип атала. Алар башны эшләтер өчен бик шәп чара.
0