«Почерк» көне
Галимнәр почерк белән кешенең рухи дөньясы арасында бәйләнеш бар дип санаганнар.
23нче гыйнвар – кулдан язу, ягъни «почерк» көне
Кулдан язу көнен билгеләп үтүне Язу өчен кирәк-яраклар җитештерүчеләр ассоциациясе (бу дөньяда әллә-ниләр бар!) тәкъдим иткән икән. Аны икенче төрле – «Почерк» көне дип тә атаганнар. Бүген текстны компьютерда җыю, электрон блокнотлар, электрон почталар безнең тормышка шулкадәр нык үтеп керде ки, күпләр «почерк»ның безнең тормышта нинди мөһим роль уйнавын аңлап та бетермәскә мөмкиннәр. Әмма бу чыннан да шулай.
Галимнәр почерк белән кешенең рухи дөньясы арасында бәйләнеш бар дип санаганнар. 1875 елда француз галиме Жан Ипполит Мишонер беренче тапкыр «графология» терминын кулланган. «Графология» почерк аша кешенең психик халәтен өйрәнгән. Хәрефләрнең зурлыгы, төзлеге-авышлыгы кешенең холык-табигате турында әллә-ниләр сөйли икән. Һәм иң кызыгы – характер үзгәрсә, язу да үзгәрә, имештер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев