Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Ал Каләм» тәмам

Дуслар, 2019 елның ноябреннән 2020 елның январенә кадәр сайтыбызда рәссам-дизайнер Фаил Ислам истәлегенә «Ал Каләм» плакатлар фотобәйгесе үтте. Шактый авыр, катлаулы бәйге булса да катнашучылар аз булмады. Бу бик сөендерә.

26 укучы бала үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге плакатларны фотогалереядә күзәтә аласыз.

Түбәндәге темаларга менә ничә эш килде:

  • «Юлда йөрсәң, бул өлгер» - 5 плакат,
  • «Сәламәт булу үзебездән тора» - 1 плакат,
  • «Дуслыкның көче нидә?» - 1 плакат,
  • «Гаиләм - минем терәгем» - 4 плакат.
  • Ирекле темага 15 плакат җибәрелде.

Сайтта җыелган лайклар саны буенча җиңүчеләр:

1 урын - Азнакай шәһәре 3нче мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Муксинов Әмирхан. Плакат "Юлда уйнарга ярамый" дип атала.

2 урын - Арча шәһәренең В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбенең 3нче "А" сыйныфы укучысы Галәветдинов Данияр. Плакат "Тату гаиләбез - миңа үрнәк" дип атала.

3 урын - Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең 4нче "А" сыйныфында белем алучы Мостафина Мәликә. Плакат "Минем бәхетле балачак" дип атала.

Шулай ук номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләдек.

«Дуслыкның көче нидә?» темасына бердәнбер плакат килде. Аны Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәбенең 1нче «А» сыйныфы укучысы Миннәхмәтова Айлин ясаган. Айлин әлеге номинациядә 1 урын ала. Плакатның исеме - «Дус яшик, тату яшик».

«Сәламәт булу үзебездән тора» темасында 1 урын Казан шәһәре 11 нче татар гимназиясенең 2нче сыйныф укучысы Нәбиуллин Данилга бирелә.

«Гаиләм - минем терәгем»:

1 урын - Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Мөэминова Гөлинә. 

2 урын - Муллаянова Аделина, Чаллы шәhәре 3нче мәктәбенең 3нче «А» сыйныфы укучысы, 

3 урын - Казан шәһәре Совет районы 161нче мәктәбенең 1нче "А" сыйныфы укучысы Нәбиуллина Гөлүсә. Плакатның исеме - «Гаилә хатирәсе».

«Юлда йөрсәң, бул өлгер»:

1 урын - Актаныш районы Әгъбәс башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Насирова Резеда,

Чаллы шәhәре 3нче мәктәбенең 1нче «А» сыйныфы укучысы Муллаянов Радмир.

2 урын - Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Бахауов Рәфил,

Чаллы шәһәре 3нче урта мәктәбенең 1нче "А" сыйныфы укучысы Нәҗмиева Рамилә.

Ирекле темага плакатлар:

1 урын - Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Хафизов Данис. Плакатның исеме - "Минем мәктәбем".

Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Хафизова Адилә. Плакатның исеме - "Әкияттә кунакта".

Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Галиева Адилә. Плакатның исеме - "Табигать календаре".

2 урын - Актаныш районы Югары Яхшый мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Алинә. Плакатның исеме - "Минем балачак".

Яшел Үзән шәһәре 16нчы мәктәбенең 3нче сыйныфы укучысы Мәрданова Ильгина. Плакатның исеме - "Канатлы дусларыбыз".

Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Габдрахманов Айдар. Плакатның исеме - «Табигатьне саклыйк».

3 урын - Казан шәһәре 11нче гимназиясенең  2нче "Б" сыйныфы укучысы Айзилә Сабирова. Плакатның исеме - «Китап белем чишмәсе».

Яшел Үзән шәһәре 16нчы мәктәбенең 3нче «А» сыйныфы укучысы  Кошкина Вера. Плакатның исеме - «Табигатьне сакларга кирәк!»

Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 2нче «В» сыйныфы укучысы Сибәгатова Зәринә. Плакатның исеме - «Хайваннарны саклыйк».

Катнашучы дипломына ия булалар:

Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Рамазанова Элина. Плакатның исеме -"Урманнарны янгыннан саклыйк!".

Буа шәһәреннән Шарафутдинова Алсинә.

Дарья Петухова. Плакатның исеме - "Синең сайлавың".

Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Минажова Ралина.

Казан шәһәренең 159нчы лицеенда 8нче сыйныфта укучы Мотыйгуллина Ләйсән. Плакатның исеме - “Идел бит ул - киң бит ул”.

Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Алга таба да сезнең белән дус булыйк!

Безнең «Көмеш кыңгыраулар» һәм «Ә без кышка шат кына!» бәйгеләре әле дәвам итә. Катнашырга ашык, дустым!

Электрон варианттагы дипломнарны җибәрү өчен вконтакте, инстаграм яки komesh_k@list почтасына хат языгыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев