Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгыраулар» конкурсына рәхим итегез

«Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы һәм «Шаян ТВ» балалар телевизион каналы «Көмеш кыңгыраулар» конкурсы игълан итә.

Конкурсның нигезләмәсе

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. «Көмеш кыңгыраулар» конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы (алга таба Газета) һәм «ШАЯН ТВ» балалар телевизион каналы (алга таба «Шаян ТВ»);

1.2. Конкурс турында Нигезләмә «Көмеш кыңгырау» газетасының рәсми сайтында (chelny-rt.ru) һәм «ШАЯН ТВ» каналының рәсми сайтында (https://shayantv.ru/) урнаштырыла.

1.3. Конкурста беренче урын алучылар чыгышын «ШАЯН ТВ»да эфирга төшерү һәм күрсәтү хокукы бирә торган сертификатлар тапшырыла. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелә;

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, алар белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру.

2.2. Җыр һәм нәфис сүз сәнгатенә һәм уен коралларына игътибарны арттыру, эстетик тәрбия бирү.

2.3. Конкурсның төп бурычлары;

— балаларда татар мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру;

— сыйфатлы һәм югары зәвыклы, татарча дөрес язылган әсәрләрне пропагандалау;

— музыка уен коралларына игътибарны көчәйтү.

3. Конкурсның номинацияләре

3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

I. Татар телендә тезмә һәм чәчмә жанрлардагы әсәрләрне (шигырь, хикәя, әкият, эссе һ.б.) сәнгатьле башкару (нәфис сүз):

1. 4 яшьтән − 7 яшькәчә балалар арасында;

2. 8 яшьтән − 12 яшькәчә балалар арасында.

II. Татарча музыка әсәре башкару (җыр, мөнәҗәт, опера һ.б):

1. 4 яшьтән − 7 яшькәчә балалар арасында;

2. 8 яшьтән − 12 яшькәчә балалар арасында.

III. Уен коралларында татар музыка әһелләренең яисә халык әсәрләрен башкару:

4 яшьтән − 7 яшькәчә балалар арасында;

2. 8 яшьтән − 12 яшькәчә балалар арасында.

3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

4. Конкурста катнашучылар

4.1 Конкурста Татарстанда, Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.

4.2 Конкурста катнашучы «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, үз чыгышын видеога яздырып социаль челтәрдә урнаштырырга һәм komesh_k@list.ru электрон почтасына «Көмеш кыңгыраулар» конкурсына тамгасы белән заявка һәм газетага язылу турында квитанциянең күчерелмәсен юлларга тиеш.

4.3 Конкурста катнашу өчен әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, видео һәм язмаларны #көмешкыңгыраулар хештегы белән билгеләп, инстаграмда яки вконтакте сайтларында урнаштырырга тиеш. Инстаграмда @komesh_kingiray һәм @shaiantv аккаунтларына яисә вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray һәм https://vk.com/shayantv аккаунтларына язылган булу мәҗбүри.

4.5 Катнашучы конкурсның бер генә номинациясендә катнаша ала.

5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителә торган чыгыш видеога яздырыла һәм аның күләме 5 (биш) минуттан артмаска тиеш.

5.2 Конкурста катнашучы әсәрләрне башкарганда авторын әйтергә тиеш.

5.3 Видеоларны #көмешкыңгыраулар хештегы белән билгеләп, @komesh_kingiray һәм @shaiantv аккаунтларына язылып инстаграмга яисә https://vk.com/komesh_kingiray һәм https://vk.com/shayantv аккаунтларына язылып вконтакте сайтында үз битенә урнаштырырга тиеш. Видео астына катнашучының яшен, исем-фамилиясен һәм каян булуын язу таләп ителә.

5.4 Конкурста катнашу өчен, 2020 елның беренче яртыеллыгына «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу турында квитанциянең күчермәсен komesh_k@list.ru электрон почтасына җибәрү мәҗбүри. Квитанция белән бергә заявка җибәрү тиеш. (Заявка формасы нигезләмәгә кушымтада)

5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.

5.7. Конкурска старт 01.12.2019 көнне бирелә. Ул 01.03.2020 көненә кадәр дәвам итәчәк.

5.8. Финалга чыккан катнашучылар оештыручылар һәм татар мәдәнияте өлкәсендә билгеле шәхесләрдән торган жюри тарафыннан сайлап алына. Финалга чыгучылар исемлеге «Көмеш кыңгырау» газетасы сайтында һәм газетаның социаль челтәрдәге битләрендә (инстаграм, вконтакте һ.б) игълан ителә. Конкурсның финалы 2020 елның март аенда Яр Чаллы шәһәрендә булачак.  

5.9 Оештыручылар конкурска катнашучыларның чыгышларын үз рәсми сайтларына, шулай ук социаль челтәрләрдәге битләренә куярга хокуклы.

 

 

Нигезләмәгә кушымта

 

Заявка

 

 

1.Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме: _______________

2.Катнашучының туган елы, көне: _______________

3.Яшәү адресы:_______________________________

4.Белем һәм тәрбия ала торган оешмасы (мәктәп, балалар бакчасы):___________________________________________________

5.Номинация:_________________________________

6.Башкарыла торган әсәрнең авторы:__________________________

7.Элемтә өчен телефон:__________________________________

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев