Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Узган тормыш белән яшәмәгез

Итальяннар Яңа ел алдыннан иске әйберләрен бер­нинди кызганусыз чыгарып ташлыйлар. Безгә дә алардан үрнәк алырга ярый.

Бу гадәт итальяннарга бөек Леонардо да Винчидан кереп калган, дигән сүзләр бар. Ул ярты ел буе кирәге чыкмаган әйберне — кием-салыммы ул яки башка әйберме — чыгарып ташлый торган булган. Бөек итальян фикеренчә, иске кием яки тузган җиһаз белән яшәү кешенең рухын гарипли, төшенкелеккә, явызлыкка этәрә. Бүгенге көн психологлары аның бу фикерен бөек рәссамның башка эшләре кебек үк даһи дип исәплиләр. Кытай кызы Мари Кондо хәтта өй җыештыру сәнгате турында китап та язган.

Әлбәттә, без итальяннар түгел. Яңа ел алдыннан бераз чистарыну турында гына сөйләшәбез.

Чистарыну дигәч тә, «генераль уборка»ны күз алдына китермәгез. Гадәттә, зурдан кубып өй җыештырганда без иске-москыны кузгатып, тузаннарын сөртеп, кире шул элекке урынына урнаштырып куябыз.

Шулай итеп, шкаф һәм киштәләргә ревизия ясый башладыгыз, ди. Баштан ук фикерегез катгый булсын: 15 ел элек үк алынган җәйге пәлтәгез, «өр-яңа килеш» булуга карамастан, чыгарып ташланырга тиеш. Әлеге катгый фикердән кире кайтмас өчен фәнгә, ягъни психологлар сүзенә колак салыгыз: әгәр дә ел буе теге яки бу әйбергә орынып та карамагансыз икән, хәтта аны исегезгә дә алмагансыз икән, ул әйбер сезгә кирәк түгел.

Кул бармый, әйеме? Кирәге чыгар төслеме? Бирелмәгез бу хисләргә, әлеге дә баягы Плюшкинны исегезгә төшерегез. Сакчыл кеше еллар үтү белән кемгә әйләнә? Әлбәттә, ул әйбернең кайчан булса да кирәге чыгуы бар, әмма «кайчан да булса»ны гомер буе көтәргәмени?! Кеше гомере иске-москыны череп беткәнче кияр өчен бирелмәгән бит. 

Фатирыгызның ерак һәм якын «почмакларына» тагын бер кат ревизия ясагыз — әллә ничаклы мәңге кирәк булмас әйберләр тартып чыгарачаксыз.

Менә, мәсәлән, колагы сынган чынаяк, сез моны, әлбәттә, шәп җилем алып кайтып ябыштырам, дигән ният белән арткарак тыгып куйгансыз. Ул, "шәп җилем"не көтеп, ким дигәндә, өч ел ятадыр инде.

Менә иске кышкы итекләр, болары инде күне шәп, берәр нәрсәгә ярар, дип 10 ел буе сакланган. Чынаякны чүп чиләгенә ташласгыз, ә «яхшы күн»нәрне чыннан да берәр нәрсә эшли белә торган кешегә бирсәгез, дөресрәк булмыймы? Ә кемдер, мәсәлән, балалар әйберләре өчен сезгә рәхмәтле булыр. Иске журналларны, шкаф-комодлардагы әйберләрне көн яктысына чыгарып, аларга «читтән» күз салыгыз да, кирәкмәгәннәрен бернинди жәлләүсез ташлагыз. Иске әйберләргә ябышып ятучылар — узган тормыш белән яшәүчеләр, киләчәккә юлны ябу өстенә, бүгенге көннәренә дә хәвеф чакырып торучылар.

Үткәннәр белән җиңел хушлашырга өйрәнегез. Яңалык һәм сафлык искелек урын бушатса гына керә ала.

Конмари методы буенча өй җыештыру

Син кайсы йолдызлык астында тудың?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев