Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Конмари методы буенча өй җыештыру

Конмари методикасы - өйне чистарту һәм артык әйберләрдән арыну буенча иң популяр системаларның берсе. Бу язмада аның төп принципларын ачыкларбыз.

 

Әлбәттә әлеге методика турында сөйли башлаганчы, шуны искәртеп куярга кирәк: әгәр дә сез тормыш рәвешегезгә һәм хуҗалык алып баруга бераз үзгәрешләр кертмәсәгез, әлеге методика эшләмәячәк.

Моннан берничә ел элек япон кызы Мари Кондо (ул, шулай ук, Конмари буларак билгеле) «Тылсымлы җыештыру» («Магическая уборка») дигән китап бастырып чыгара. Бу китап бөтен дөньяда зур популярлык казана.

Өйне уңайлы итеп җиһазлау һәм тәртиптә тоту системалары элек тә булган. Мәсәлән, «Флай леди» системасы, аны АКШта яшәүче Марла Силли төзегән.

Әмма Конмари системасы күпкә уңышлырак булып чыга.

Аның төп принцибы - өйдә үзебезгә ошаган, канәгатьлек хисе тудырган әйберләрне генә калдырырга. Шул вакытта гына йортыбыз безнең иң яраткан урыныбыз булачак һәм анда рәхәтләнеп кайтасы килеп торачак.

Мондый фатирда тәртип саклавы җиңел, тормыш дустанә булыр, ә буш вакыт күбәер дип вәгъдә итә китап авторы.

Бу бик матур яңгырый һәм беренче карашка бик гади булып тоела. Ә чынлыкта шулай булсын, өчен яңа гадәтләр формалаштыру өстендә эшләргә кирәк.

Конмари методы буенча җыештыру

Бу сүзтезмә интернетта һәм социаль челтәрләрдә күп очрый. Әлеге метод тузан сөртү һәм савыт-саба юу турында түгел, әлбәттә.

Конмари өй җыештыруга фәлсәфи якын килергә тәкъдим итә. Көнкүрешне оештырганда, фикерләүне, үткәннәргә мөнәсәбәтне һәм киләчәккә карашны тамырдан үзгәртергә мөмкин, дип белдерә ул.

Конмари без эшләгән бөтен эш тә безгә канәгатьлек хисе китерергә тиеш, ди. Өй җыештыру да яңа кино караганда, сәяхәт икәндә яки тәмле ризык ашагандагы кебек рәхәтлек китерергә тиеш. Шәп фикер бит!

Бу методның асылы ике төп гамәлдән тора:

  • артык әйберләрдән котылу,
  • булган әйберләрне дөрес итеп урнаштыру.

Кондо ханым болай дип кабатлый: йортта генераль җыештыруны бер генә тапкыр үткәрергә кирәк! Алга таба моның кирәге чыкмас. Җыештыру дигәндә артык әйберләрдән котылу күздә тотыла.

Артык әйберләр ул өйдәге:

  • комачаулый,
  • ачуны китерә,
  • бер-берсен кабатлый,
  • ошамый,
  • киштәдә тузан җыеп ята,
  • фасоны, стиле, төсе буенча туры килми,
  • һәм тормышта булган күңелсез вакыйгаларны искә төшерә торган предметлар.

Шулардан арынсагыз, сулар һавагыз киңәеп, тормышыгыз җайланып китәр.

Нәрсәне ташларга?

Бөтен артык-портык әйберне без «бер кирәге чыгар әле» дип саклыйбыз.

Мари иң беренче менә нәрсәләрне ташларга тәкъдим итә:

  • иске газеталар, брошюралар, буклетлар,
  • срогы чыккан косметика,
  • тузган, тишелгән, уңган кием-салым һәм аяк киемнәре,
  • буш банкалар, шешәләр, коробкалар,
  • ватык әйберләр.

Әйберне кулга алгач без болай дип уйлыйбыз: «Тузган инде, шулай да ярамаслык түгел бит, берзаман кирәге чыгар әле».

Конмари исә «бу әйбер миңа ошыймы, юкмы» дигән сорау куярга тәкъдим итә. Ошамый икән - ташларга.

Әйберләрне сортларга аеру

Артык әйбердән котылуны бүлмәләрдән түгел, ә аерым категорияләрдән башларга. (Ягъни, аш бүлмәсе, зал, йокы бүлмәсеннән түгел, ә киемнәрдән, китаплардан, табак-савыттан, һ.б.)

Әйтик, балалы өйдә кием бик күп була. Чөнки бала үссә дә аның бәләкәй чакта кигән киемнәрен ташлау кызганыч кебек. Ул киемнәр йортның төрле почмакларында, төрле антресольләрдә ятарга мөмкин. Сезгә аларның барысын да чыгарып бер өемгә өярга кирәк була.

  • Беренчедән, күптән югалган, олы балаларның яратып кигән киемнәре табылырга мөмкин, алар кечкенә балаларга күчәчәк.
  • Икенчедән, сез ун яхшы футболка бар икәнен үз күзегез белән күрсәгез, унберенчесен ташлау күпкә җиңелрәк булачак.

Олы кеше киемнәре белән дә шулай. Бөтенесен бер зур өемгә өегез дә һәрберсен кулга тотып, «бу миңа ошыймы, килешәме» дигән иләк аша үткәрегез. Кием сыйфатлы, әмма ошамый икән, аны чүплеккә чыгарып атарга димәгән. Мохтаҗларга яки эшкәртеп икенчел әйбер ясауга җибәрергә мөмкин.

Кайвакытта без кешелеккә кия торган киемнәрне өйдә киярга тотабыз яки әти-әни өенең шкафларына алып кайтып тутырабыз. Бу артыктан арынуга керми.

Кирәкмәгән әйбердән арындык, хәзер дөрес итеп сакларга өйрәнәбез. Бу шулай ук бик мөһим.

Мари Конда әйберләрне аерым ящикларда вертикаль рәвештә сакларга тәкъдим итә.

Гадәттә без кием-салымны төрәбез дә берсе өстенә берсен тезәбез. Астагысын тартып алганда алар ишелергә һәм тагын җыйнаксызлык барлыкка килергә мөмкин.

Ә футболка, шорты, носкиларны рулоннар итеп төрергә мөмкин. Аларны салып куяр өчен аяк киеме коробкаларын кулланырга була.

Киемне сыйпап төргәндә аңа хуҗасының уңай энергетикасы сеңеп кала.

Сумкаларны берсе эченә берсен салып саклау уңайлы.

Боларның барысын да эшләп чыга алсагыз, алга таба да тәртип саклап торасы булачак:

Киемнәрне югач, матурлап төреп куярга.

Бер категория әйберләрен бер җирдә сакларга. Бу очракта сез, мәсәлән, ничә футболка ничә оегыгыз бар икәнен белеп торачаксыз.

Һәм вакыт-вакыт әйберләргә «ревизия» ясап торырга.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев