Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Син кайсы йолдызлык астында тудың?

Йолдызлыкларның унике булуын беләсеңдер инде. Йолдыз­лык календаре Кучкар йолдызлы­гыннан башланып, Балык йолдыз­лыгында тәмамлана.

Аерым бер йолдызлык астында туучыларга атап чыгарыла торган китаплар да бар. Анда аларга хас сыйфатлар, яшәү рәвешләре һ.б.лар турында сүз алып барыла.

Әйдә, һәр йолдызлык турында аерым сөйләшүгә күчик.

Кучкар (21.03-20.04)

Планеталары: Марс, Кояш.

Символлары: бәрән, болан, кызгылт-сары һәм яшел төстәге квадратлар.

Төсләре: җете кызыл, кызыл-сары, күк, алсу.

Ташлары, алмаз, якут, аметист, ак­вамарин, зөбәрҗәт, ай ташы.

Металлары: тимер, корыч.

Чәчәкләре: миләүшә, күкчәчәк.

Уңышлы саннары: 4, 7, 9 (9 га бүленүче саннар), 11.

Уңышлы көннәре: сишәмбе, як­шәмбе.

Илләре: Англия, Германия, Дания, Сүрия, Италия, Кече Азия.

Кучкар тизрәк үсәргә, зур тор­мышка аяк басарга тели. Ул тиз кызып китүчән, ләкин шул ук ва­кытта тиз сүрелүчән дә. Шуңа күрә аның турында: «Башта эшли, аннан уйлый», - дип әйтәләр. Эшли баш­лаган эшен ахырына кадәр җиткерә алмый, еш кына тырышлыгы җитеп бетми. Бу йолдызлык астында ту­ган кешеләрнең, гадәттә, фантазия­се бай була.

 

Үгезбозау (21.04-20.05)

Планеталары: Венера, Ай.

Символлары: канатлы үгез, канатлы сыер.

Төсләре: сары, кызыл-сары, күк, яшел.

Ташлары: фирүзә, сапфир, ахак, зөбәрҗәт, мәрмәр, нефрит.

Металлы: бакыр.

Чәчәкләре: энҗе, сирень.

Уңышлы саннары: 2, 4, 16 (6 га бүленә торган саннар).

Уңышлы көннәре: дүшәмбе, җомга.

Илләре: Ирландия, Польша, Рос­сия, Гыйрак, Иран, Әфганстан, Авст­ралия, Швейцария.

Үгезбозау тәртип ярата, сүз тыңлаучан, үз максатына ирешүчән, бик эшлекле. Ул - табигатькә гашыйк, намуслы кеше. Әти-әнисен, иптәш­ләрен хөрмәт итә, алар өчен бары­сын да эшләргә әзер. Гадәттә, мәктәптә яхшы укый. Рәсемгә, му­зыкага сәләте бик зур.

 

Игезәкләр (21.05-21.06)

Планетасы: Меркурий.

Символлары: игезәкләр, битлек, кул, йолдыз.

Төсләре: шәмәхә, сары, ачык сары, кызыл-сары.

Ташлары: зөбәрҗәт, гранат, тау кристаллы, ахак, яшма.

Металлары: алтын, көмеш, амальгама.

Чәчәкләре: маргаритка, мәк, яс­мин, нәркис.

Уңышлы көннәре: чәршәмбе, як­шәмбе.

Уңышлы саннары: 3, 5, 12, 18.

Илләре: Англия, Канада, АКШ, Мисыр, Бельгия.

Игезәкләр тыныч атмосфераны ярата. Үз белемнәрен максатчан фай­далана белә, пунктуальлек, түземле­лек сыйфатлары белән аерылып тора. Еш кына үз хисләрен күрсәтә белми. Гаиләсенең, якыннарының аңлавына, ярдәменә мохтаҗ.

 

Кысла (22.06-22.07)

Планетасы: Ай.

Символлары: кысла, краб, йөрәк.

Төсләре: ак, ачык күк, зәңгәр, көмеш, яшел.

Ташлары: ай ташы, зөбәрҗәт, якут.

Металлы: көмеш.

Чәчәкләре: су лилияләре, ясмин, ак төстәге бөтен чәчәкләр.

Уңышлы көннәре: дүшәмбе, пәнҗешәмбе.

Уңышлы саннары: 1, 2 (2 гә бүленә торган саннар), 4,5,8.

Илләре: Төркия, Шотландия, Пруссия, Голландия, Сүрия, Афри­ка, Австралия, Тын океан утраулары.

Кысла һәрвакыт яратуга, дустанә мөнәсәбәткә мохтаҗ. Китаплар укыр­га ярата, еш кына үзен геройлар уры­нына куеп карый. Фантазиясе бай, үзе дә иҗат итәргә ярата. Бу йолдыз­лык астында туган кешеләр үзләрен актриса, фотога төшерүче, музыкант профессияләрендә сынап карый ала. Ләкин кыслага мөстәкыйльлек, игътибарлылык җитеп бетми. Кол­лективка авыр ияләшә. Хайваннар­ны, табигатьне ярата.

 

Арыслан (23.07-23.08)

Планетасы: Кояш. Символлары: арыслан, ак­сакал.

Төсләре: алтын, кызыл-сары, ал, кара, җете кызыл.

Ташлары: гәрәбә, топаз, якут, ал­маз.

Металлары: бакыр, аккургаш.

Чәчәкләре: чалма чәчәк (пион), гладиолус, хризантема.

Уңышлы көне: якшәмбе.

Уңышлы саннары: 1, 5, 9, 11.

Илләре: Франция, Италия, Чехия, Арктика, Антарктида, Сицилия.

Арыслан бик горур, үз-үзенә ышану чан, мактаганны хуп күрә. Башкалар өстеннән хакимлек итәр­гә ярата, каршылыкларны җиңеп чыга белә. Тәнкыйть сүзләрен ка­бул итми, ләкин үзе киңәшләр би­рергә ярата. Кешеләргә ышанучан, алдау, хәйләне исендә тота һәм гафу итми.

 

Кыз (24.08-22.09)

Планетасы: Меркурий.

Символлары: кыз, куб, чан.

Төсләре: ак, күк, шәмәхә, яшел.

Ташлары: ахак, сапфир, яшма, ма­лахит, топаз, мәрмәр.

Металлары: бакыр, аккургаш.

Чан - зур кисмәк яки металл савыт.

Чәчәкләре: кашкарый, үги ана яфрагы, кызыл мәк.

Уңышлы көне: чәршәмбе.

Уңышлы саннары: 3, 5 (5кә бүленә торган саннар), 6, 12 (12 гә бүленә торган саннар), 20, 27.

Илләре: Греция, Палестина, Рос­сия.

Кыз - сабыр, җаваплы кеше, гаи­ләсе өчен барысын да эшләргә әзер. Тәртип ярата, үзгәрешләрне авыр кабул итә. Компаниядә аерылып то­рырга яратмый. Ул бик тырыш һәм җитди. Гаделсезлекләрне яратмый, шуңа күрә тәнкыйть сүзләрен еш кына туры итеп әйтә.

 

Үлчәү (23.09-23.10)

Планеталары: Венера, Сатурн.

Символлары: үлчәү, китап.

Төсләре: караңгы күк, яшел, диң­гез төсе, пастель тоннар.

Ташлары: сапфир, алмаз, энҗе, ай ташы, яшма, хрусталь.

Металлы: бронза.

Чәчәкләре: календула, роза, ми­ләүшә.

Уңышлы көннәре: җомга, си­шәмбе.

Уңышлы саннары: 2, 6 (6 га бүленә торган саннар), 7, 8, 9, 15.

Илләре: Австрия, Кавказ, Кытай, Япония, Таиланд, Россия (Себер).

Үлчәү - кызыксынучан, гадел кеше. Уйламыйча бернәрсә дә эшлә­ми. Ялгызлыкта калырга ярата.

Конфликтлардан кача, бар нәрсәне дә тынычлык белән хәл итү ягында. Шулай ук ялкау да була ала. Үз-үзенә һәрвакыт таләпчән. Дуслары­на беркайчан да хыянәт итми.

 

Чаян (24.10-22.11)

Планетасы: Плутон.

Символлары: чаян, бөркет, пирамида, зур лампа.

Төсләре: сары, караңгы кызыл, ал.

Ташлары: ай ташы, хрусталь, то­паз, малахит, ахак.

Металлары: тимер, корыч.

Чәчәкләре: канәфер, чалма чәчәк, хризантема.

Уңышлы көне: сишәмбе.

Уңышлы саннары: 4, 5, 8, 9,10,11, 21,100,666.

Илләре: Германия, Норвегия, Ал­жир, Швеция, Марокко.

Чаян - көчле хисле кеше. Үзенең хыялларын, проблемаларын ачып салмаганга, күпләр аны серле дип уйлый. Аны күндерү, юмалау авыр, чөнки үз сүзендә нык тора. Үзсүзле, кире, тәнкыйть итәргә ярата. Химия, тарих, медицина белән кызыксына.

 

Укчы (23.11-21.12)

Планетасы: Юпитер. С.

Символлары: кентавр*, ук­чы, йолдызлар.

Төсләре: зәңгәр, күк, шәмәхә, кыз­гылт.

Ке н т а в р - ярымат, ярымкеше.

Ташлары: топаз, хризолит, фи­рүзә, сапфир, зөбәрҗәт.

Металлары: цинк, калай.

Чәчәкләре: канәфер, нәркис, күк­чәчәк.

Уңышлы көне: пәнҗешәмбе.

Уңышлы саннары: 3 (3 кә бүленә торган саннар), 4, 9.

Илләре: Португалия, Венгрия, Югославия, Испания, Көньяк Аме­рика илләре (Мексика һәм Брази­лиядән кала), Көнчыгыш илләре.

Укчы - гаделлек һәм мөстәкыйль­лек яратучы кеше. Аңа артык басым ясарга ярамый, хәзер чыгырыннан чыга. Бик тырыш, ләкин вак эшләр белән шөгыльләнергә яратмый. Бе­лемне тиз үзләштерсә дә, тырышлы­гы белән аерылып тормый. Үзсүзле, үз эше өчен көрәшүчән. Үзенә на­чар мөнәсәбәтне, тәнкыйтьне ярат­мый. Яхшы дус була ала. Башка­лар йогынтысына тиз бирешүчән.

 

Кәҗәмөгез (22.12-20.01) )

Планеталары:  Сатурн, Марс.

Символлары: кәҗә тәкәсе, баскыч, каланча сәгате.

Төсләре: караңгы яшел, кара, са­ры, зәңгәр, ачык сары, көрән, бөтен караңгы төсләр.

Ташлары: якут, гранат, ай ташы, лазурит.

Металлы: кургаш.

Чәчәкләре: ак канәфер, кара мәк, чормавык.

Уңышлы көннәре: сишәмбе, шимбә.

Уңышлы саннары: 3, 5, 7, 8 (8 гә бүленә торган саннар), 14.

Илләре: һиндстан, Югославия (Македония), Бирма, Мексика, Балтыйк буе илләре.

Кәҗәмөгез - бик җитди, акыллы кеше. Үзеннән зуррак яшьтәгеләр белән аралашырга омтыла. Дусла­рын үзе сайлый, алар бер яки икедән артмый. Тырышлыгы аркасында укуда зур уңышларга ирешә. Гадел, ярдәмчел кеше. Кәҗәмөгезнең та­лантлары күп, алар үсә-үсә ачыла баралар. Гаиләсен бик ярата һәм һәрвакыт якын кешеләренең ярдә­менә мохтаҗ.

 

Сукояр (21.01-20.02)

Планетасы: Сатурн.Символлары: сукояр, көмеш куллар, канатлар.

Төсләре: сары, шәмәхә, зәңгәр, яшел.

Ташлары: гранат, сапфир, ак ахак, аметист, лазурит.

Металлы: аккургаш.

Чәчәкләре: нәркис, миләүшә.

Уңышлы  көннәре: чәршәмбе, шимбә.

Уңышлы саннары: 2, 4 (4 кә бүленә торган саннар), 8, 9, 11, 13.

Илләре: Дания, Италия (аның көньягы), Россия, Канада.

 

Сукояр бик тырыш, шуның ар­касында укуда зур уңышларга ирешә. Күп вакыт үзе дә аңлап бетерә алмый торган эшләр эшләргә, соңын­нан алар өчен үкенергә мөмкин. Еш кына юк-бар өчен дә борчыла. Гадәт­тә, тыныч, ярдәмчел кеше. Бик нечкә күңелле, шуңа да тормышка ярак­лашып бетә алмый. Үзеннән зуррак яшьтәгеләр белән аралаша. Үз тирә­сендәге кешеләргә йогынтысы зур.

 

Балык (21.02-20.03)

Планетасы: Юпитер.

Символлары: капма-каршы якка йөзеп баручы балыклар, дул­кын, кабырчык.

Төсләре: шәмәхә, зәңгәр, диңгез төсе, корыч төсе, миләүшә төсе.

Ташлары: энҗе, аметист, зөбәр­җәт, сапфир, ай ташы.

Металлы: цинк.

Чәчәкләре: нәркис, ясмин, ми­ләүшә, күгәрчен күзе.

Уңышлы көннәре: дүшәмбе, пән­җешәмбе, җомга.

Уңышлы саннары: 6, 7 (7 гә бүленә торган саннар), 11.

Илләре: Кече Азия илләре, Ита­лия (аның көнчыгышы), Россия.

Балык үзе уйлап тапкан дөнья­да яши, бик нечкә күңелле кеше. Музыка, бию, рәсем ясау белән шөгыльләнә. Ялганны күралмый. Билгесезлектән курыкмаса да, аерым бер җитди фикергә килү аңа авырлык белән бирелә. Үз-үзенә бик таләпчән, еш кына пассив, йом­шак була ала. Гадәттә, балыклар - яхшы дуслар.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Үз-үземә психолог

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үгезбозау туры килә)))

    2
    X