Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Китап уку витамин кебек кирәк

Кеше организмына аксым белән углевод кына җитми, төрле витаминнар да кирәк. Шуның шикелле...

Бу темага башка язмалар: Китап уку популяр шөгыльме 

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә 

Китап укуның заманы юк

Галимнәр фикеренчә, ниндидер жанрга өстенлек бирүчеләргә дә ел әйләнәсенә төрле китаплар уку файдалы икән, бу аларның һәрьяклап үсешен, киң эрудицияле булуын тәэмин итә. Нинди жанрлар мөһим соң?

* * *
Афоризмнар - кешенең фәлсәфи фикерләү сәләтен үстерүдә иң тәэсирле нәрсә шушы.
* * *
Анекдотлар - тормышка юмор белән карарга өйрәтә, авырлыкларга баш имәслек көч бирә.
* * *
Шигырьләр - образлы фикерләү тәрбияли, хисләрне үткенли һәм психотерапия ролен дә башкара.
* * *
Мәхәббәт романнары - кешенең яктылыкка, гүзәллеккә, хисләр сафлыгына омтылышын, кешеләргә ышанычын арттыра.
* * *
Фантастик әсәрләр - фантазияне үстерә, проблеманы хәл итүнең көтелмәгән юлларын табарга, креатив фикер йөртергә стимул бирә.
* *
Хоррор (коточкыч) романнар - аң асты белән бәйле куркыныч күренешләргә, мистик һәм аномаль вакыйгаларга карата иммунитет тудыра, кешенең үз-үзенә ышанычын көчәйтә.
* * *
Детектив - кызыксыну көчен арттыра, креатив фикерләүне үткенли, һәм ярамаган күренешләргә карата нәфрәт уята.
* * *
Тормыштагы күренешләрне тәнкыйтьләүче язмалар - кешенең җәмгыять өчен дә җаваплы булуын искәртә, үзендәге җитешсезлекләр белән көрәшүгә стимул бирә.
* * *
Хикәяләр - тормыштагы туктаусыз вакыйгалар чылбырыннан мөһим күренешләрне аерып алырга өйрәтә. Бу шәхеснең тормышны аңлавы, төрле күренешләрне анализлый алуы һәм үзе приоритетларны дөрес билгеләве өчен кирәк. (Моңа кечкенә жанрдагы башка әсәрләр дә кертелә - әкиятләр, нәсерләр, притча, һ.б.)
* * *
Публицистик язмалар, мемуарлар, эсселар - тормыштагы вакыйгаларны шәхес башкалар карашыннан да күрсен һәм анализлый алсын өчен кирәк. Нәтиҗәдә, бу фикер сыгылмалылыгына - киң карашлылыкка китерә.
* * *
Һөнәри осталык буенча китаплар - монсы аңлашыла инде, туктаусыз үзгәреп торган тормышта кеше үз һөнәре буенча белемен даими рәвештә камилләштерергә бурычлы. Монда үз эшеңә турыдан-туры кагылган язмаларны гына түгел, ә чиктәш һөнәрләр буенча язылганнарын да укырга киңәш ителә.

Сез моның белән килешәсезме? Нинди әсәрләр укырга яратасыз?

Марат Кәбиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев