Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Китап уку популяр шөгыльме

Һәрвакытта китап укырга яратучы һәм яратмаучы кешеләр булган.

Күренекле язучы Камил Кәримов фикеренчә “Укучы кеше кеше күп булмый. Китап укыган кеше – акыллы-зыялы кеше. Акыллы кеше күп булмый. Әдәбиятны бөтен кеше укырга тиеш дигән әйбер юк. Уку – ирекле әйбер, теләсә кемнең кулыннан килми ул. Талантлы язучыга талантлы укучы кирәк. Аллага шөкер, әле безнең зыялы кешеләребез бар.” Димәк, китап уку популярлыгын югалтмый.

Ни өчен китап уку замана кешеләренә хас шөгыль икәненә җавап табып карыйк әле.

1. Мөмкинлекләр күп
Теләсәң электрон китап укы, теләсәң аудиокитап тыңла, яки кәгазь китап укы.
Өйдән чыгып та йөрисе юк - интернет кибеттән заказ ясасаң, өеңә үк китереп бирәләр.

Китапханәләр дә тулы көчкә эшли.
Бик күп замана авторлары китапларын язгач, үзләре үк сату эше белән шөгыльләнә.

2, Реклама күп
Китаплар рекламасы башка товарлар белән беррәттән актив бара

3. Үзлектән өйрәнү
Китап - белем чишмәсе. Үз-үзенеңнең камилләштерү өчен китаплар бихисап. Психология, хэнд-мейд, кулинария тагын әллә ниләргә багышланган китаплар бар. Укы, куллан, камилләш.

4. Яңа формалар
Китаплар буенча фильмнар төшерелә, спектакльләр куела, аларга блоглар багышлана. Бу китап авторлары, блогерлар "йолдыз"ларга әйләнә. Трендта буласың килсә, аларның иҗат җимешләре белән танышып барасың.

5. Кешеләрнең матди хәле яхшыру
Беренчел ихтыяҗлар канәгатьләндерелгәч, рухи тормышны төрлеләндерү теләге арта.

6. Тулы ирек
Хәзер теләгән кеше китап язып, аны рекламалый ала. Теләгән һәр кеше китаплар турында блог алып барырга мөмкин.

Ә сезнеңчә китап уку популярмы хәзер, юкмы? Ни өчен?

Ләйлә Мирзаһитова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев