Волейболның туган көне
9нчы февраль – волейбол туган көн.
Әлеге популяр спорт уены барлыкка килү америкалы Уильям Морган исемле яшь җитәкченең креативлыгы белән бәйле. Ул бейсбол, гандбол һәм баскетбол уеннарының элементларын кушып, яшьләр өчен яңа команда уены кертеп җибәрә.
Ә туган көне нигә 9нчы февральдә дигәндә, 1895 елда Морган үзенең төркеменә яңа тәртипләр белән уйнарга тәкъдим итә: тупны идәннән 196 см биеклектә эленгән сетка аша уйнарга кирәк була. Бер елдан соң бу «минтонет» дип аталган уенны күрсәтәләр.
Профессор Альфред Хальстед уенга «волейбол» дигән башка исем таба – (ингл. «at the volley» – «очып барышлый» һәм «ball» – «туп»).
Безнең илдә волейбол буенча беренче рәсми матч 1923 елның 28нче июлендә уза.
Бу кызык: Дөньяда нинди генә спорт төрләре юк!
Роза - гади, тәвәккәл, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев