Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Спорт белән дус булыйк!

Дөньяда нинди генә спорт төрләре юк!

Футбол, баскетбол, волейбол, чаңгыда, тимераякта шуу, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика. Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп була. Телевизордан көн саен дистәләгән спорт ярышлары турында тапшырулар, фильмнар карыйбыз да яраткан футболчы, гимнаст, теннисчы өчен җан атабыз, аларга багышланган китаплар, газета-журнал битләреннән интервьюлар укыйбыз. Алай гына да түгел, үзебездә дә спорт белән шөгыльләнү теләге уяна әле. Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә. Шуңа күрә спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Бар кешегә дә спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә димәгән. Күп кенә малайлар, кызлар иртәнге зарядка белән генә дә чикләнә. Гадәткә кертсәң, анысы да бик яхшы. Кышын, җәен көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү дә кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау да файдага гына.

Спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үз алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши.

Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә. Спорт белән таныш булмаган яисә спорт дөньясында әле беренче адымнарын гына ясаган укучыларга безнең китапханә “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына”, “Чемпион булу серләре: хоккей” китапларын һәм “Спорт энциклопедиясе”н тәкъдим итә. Биредә һәркем яраткан спорт төре турында мәгълүмат табар, аның тарихы, кагыйдәләре белән танышыр, танылган спортчылар, аларның уңышлары хакында белер. Сез беренче чаңгыларның нинди булуын, ә теннисны элек уч төбе белән уйнаганнарын белә идегезме? Беренче баскетбол кәрзине итеп җиләк – җимештән бушаган гап – гади әрҗәдән файдаланганнарын.... Фигуралы шууны “балет” дип атауларын, нәфис гимнастиканың Россиядә барлыкка килүен.... Беренче тимераякның ни өчен “коньки» дип аталуын, аны кем уйлап табуын кайбер малайлар – кызлар әле белми дә торгандыр. Әлеге китаплар бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итәр. Сезгә дус та, ярдәмче дә, киңәшче дә булыр. Ул спорт төрләре турындагы бик күп серләрне ачар. Сезне белемле, акыллы шәхес итеп тәрбияләр.

Алсу Гыйбадуллина, 12нче санлы татар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев