Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөтендөнья алма көне

Ел саен 21нче октябрьдә иң тәмле һәм файдалы бәйрәмнәрнең берсе – Бөтендөнья алма көне билгеләп үтелә.

Алма – дөньяда иң популяр җиләк-җимешләрнең берсе. Шуңа бу бәйрәмнең барлыкка килүе гаҗәп тә түгел. Шул уңайдан алманың килеп чыгуы һәм файдасы турында күбрәк белергә тырышып карыйк.

Бөтендөнья алма көне тарихы

Бөтендөнья алма көне Бөекбританиядә 1990 елда Сommon Ground хәйрия оешмасы инициативасы белән барлыкка килә. Бәйрәмнең төп максаты – борынгы алма бакчаларына һәм алманың юкка чыгу алдында торган җирле сортларын саклап калуга игътибарны җәлеп итү була. Бәйрәмнең нигезендә алма җирнең уңдырышлылыгын символлаштыра дигән фикер ята. Вакытлар узу белән алма көне халыкара бәйрәмгә әверелә, хәзер аны бөтен дөнья буйлап билгеләп үтәләр.

Алма – уңдырышлылык, зирәклек һәм сәламәтлек символы, ул күп халыкларның мәдәниятендә һәм тарихында сизелерлек эз калдырган. Борынгы грек мифологиясендәге ызгыш алмасы, Библиядәге яхшылык һәм яманлыкны таныта торган алмагач; Ньютонның башына төшкән һәм аны бөтендөнья тартылу законын ачуга рухландырган алма; "алма агачыннан ерак төшми" дигән халык мәкале моның ачык мисалы.

Инглиз мәкалендә "Көненә бер алма ашаган кеше табиб юлын таптамас" диелә. Алма чыннан да бик күп файдалы үзлекләргә ия һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.

Алма витаминнарга бай

Алмаларда микроэлементлар һәм витаминнар күп, шул исәптән C витамины да бар, ул иммунитетны ныгыта һәм организмга инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә. Ул шулай ук организмны клетчатка белән тәэмин итә, ашкайнату системасының нормаль эшләвенә булыша.

Алма йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын киметә

Алманы даими куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычын киметергә мөмкин. Алмадагы антиоксидантлар кан тамырларын ныгыта. Моннан тыш, көненә нибары берничә алма ашау начар холестерин дәрәҗәсен 16% ка киметә, шуның аркасында ишемия авыруы куркынычы кими.

Алма ми эшчәнлеген яхшырта

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алмалар когнитив функцияләргә (аерым алганда, хәтергә) уңай йогынты ясый ала, картаюны акрынайтып, баш миенең яңа күзәнәкләр җитештерүен стимуллаштыра һәм картлык белән бәйле авырулар, мәсәлән, Альцгеймер авыруы куркынычын киметә.

Алма кандагы шикәрне арттырмый

Барлык алмаларда да шикәр бар,әмма әче алма сортларында аның күләме бмк аз. Шуның аркасында аларның гликемик индексы түбән, бу аларны диабет белән авыручы яки кандагы шикәр күләмен күзәтүче кешеләр өчен файдалы итә.

Алма турында кызыклы фактлар

  • Алманың 7 500 дән артык сорты бар! Татлы, әче, яшел, кызыл һәм хәтта кара да була ала алар. Һәр сортның үз тәме һәм үз сыйфатлары бар. 
  • Алма – дөньяда иң күп үстерелә торган җимешләрнең берсе. Аны Антарктидадан башка барлык континентларда үстерәләр.
  • Иң зур алма Япониядә үстерелгән һәм 1,849 кг авырлыкта булган! Бу рекорд Гиннесс рекордлар китабында урын алган.
  • Алманың 25% ы һавадан тора. Нәкъ менә шуңа күрә ул суда батмый.
  • Бер алмагач 100 елга кадәр җимеш бирә ала. Ләкин тагын да озаграк җимеш бирүнең мисаллары да бар. Әйтик, 2020 елда АКШта корган алмагачка 194 яшь булган!
  • Элек алма белән чыршыны бизәгәннәр – ул яхшылык һәм яманлык агачыннан өзелгән җимеш символы булган. Әмма 1848 елда алма уңмаганнан соң, Тюрингия пыяла җитештерүчеләре пыяла "алма" ясарга карар кыла. Риваять буенча, пыяла чыршы уенчыклары шулай барлыкка килгән.

Бөтендөнья алма көнен ничек бәйрәм итәргә

Алма көнен бәйрәм итү төрле формада булырга мөмкин. Бөекбританиядә алма көне бөтен ил буйлап төрле шәһәрләрдә һәм авылларда билгеләп үтелә торган чын халык бәйрәме. Бу көнне алмага багышланган фестивальләр һәм ярминкәләр оештырыла. Мондый чараларда алманың дистәләгән сортын татып карарга була, аларның күбесе гадәти кибетләрдә сирәк очрый. Еш кына алманың җирле сортларыннан әзерләнгән сидрларны дегустацияләү үткәрелә.

Ярминкәләрдә шулай ук яңа сыгылган алма согыннан алып алма бәлешләренә һәм вареньеларга кадәр төрле алма продуктлары сатып алырга мөмкин. Фермерлар һәм бакчачылар үз уңышларын халыкка тәкъдим итәләр, һәм еш кына иң матур яки иң эре алмага конкурслар үткәрелә.

Бу кызык

Бөекбританиянең кайбер төбәкләрендә алма көнендә борынгы алма бакчалары буйлап экскурсияләр оештырыла, анда алманың сирәк сортларын күрергә һәм аларның тарихын белергә мөмкин. Алма белән бәйле төрле конкурслар һәм уеннар бәйрәм чараларының мөһим өлешенә әверелә.

Бөтендөнья алма көнен гаиләдә билгеләп үтү өчен берничә идея

Алма кагы рецепты

Алма белән кабактан мармелад

Алма өлгергән мәл! Әйдәгез джем ясыйк!

Алмалы бутерброд

"Алмалы болытлар"

Цветаевача алма пирогы

Баллы алма бәлеше (шарлотка)

Фото Фрипик сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев