Алмалы бутерброд
Тәмле булсын!

Алмалы бутерброд

Тиз рецептлар рубрикасы.

Кирәк булачак

(4 порциягә)

Ипи – 4 кисәк.

Эремчек сыры – 100г. 

Алма – 2шт.

Әстерхан чикләвеге яки фундук – 20-30г.

Бал – 1 аш кашыгы.

Ипине табада майсыз гына кыздырып алабыз. Аның өстенә эремчек сыры ягабыз. Алманы 1 см калынлыкта ярым түгәкләп кисәбез дә микродулкынлы мичкә яки табага куеп кыздырып алабыз. Микродулкынлы мичтә 1 минуттан артык тотмагыз. Эремчекле сыр өстенә алмаларны тезәбез. Өстенә уылган чикләвекләр сибәбез. Теләсәгез, өстенә бераз гына бал агызырга була. Туклыклы һәм бик файдалы бутерброд килеп чыга. Тәмле булсын!


Нет комментариев