Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Алма белән кабактан мармелад

Шагыйрә һәм журналист Ләйсән Солтановадан татлы сый рецепты.

Балаларны сыйларга тәмле, файдалы һәм җиңел тәмлүшкә. Мармелад яки желе, ничек атыйсыз, желатин күләменнән тора.

Алманы һәм кабакны аерым пешереп издем. Икесенә дә әфлисун суы сыгып салдым.

Җебетеп, желатин өстәдем. Суыткычта 1-2 сәгатьтә әзер дә булдылар.

Силикон формаларга салган идем. Безнеке кебек сайланучан кызларыгыз булса, эчендә кабак булганын әйтмәгез. Әфлисуннан диегез, бик яратып ашаячаклар!

Чыганак: https://t.me/safradio

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев