Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Дуслык гомерне озайта

Чынлап та, дуслык – бик кадерле һәм матур мөнәсәбәт бит ул.

9 июнь – Халыкара Дуслар көне. Рәсми булмаган бу бәйрәм төрле илләрдә, шул исәптән бездә дә үткәрелә. Дусларны барлау, хәл-әхвәл белешү – бәйрәмнең төп традициясе.

Дуслык көнен уйлап табучы һәм нигезләүче – Рамон Артемио Брачо исемле кеше. Парагваяда яшәүче бу яхшы күңелле абзый фикеренчә, төрле милләт, раса, дин вәкилләре үзара дус яшәргә тиеш. Нинди дөрес фикер, әйеме?

Чынлап та, дуслык – бик кадерле һәм матур мөнәсәбәт бит ул. Галимнәр әйтүенчә, холыклары охшаш кешеләр аеруча дус була ала икән. Дуслык гомерне озайта, дигән фикер дә бар хәтта. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!

Дуслык турында шигырьләр

«Дуслык һәм шар» - Галимҗан Гыйльманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев