Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Дуслык һәм шар

Бер йортта ике мәче баласы яшәгән.

Бер йортта ике мәче баласы яшәгән. Баштарак бик тату торганнар алар. Дус булганнар. Уйнап-шаярып йөргән вакытларында мәче балаларының берсе һава тутырылган шар табып алган. Ул шар шулкадәр ма­тур булган, мәче баласы хәтта үзенең дусты хакында да оныт­кан. Дустын үпкәләтермен дип тә уйламыйча, аның дәшүенә, чакыруына да карамыйча, табылдык шар белән уйнаган да уйнаган. Моны күреп, дусты чынлап та үпкәләгән, читкә ки­теп барган. Бераздан ул үзе дә яңа дус тапкан — күршедә генә шундый ук ялгыз мәче баласы иптәш эзләп йөри икән...

Шар белән уйнап йөргән мәче баласы, башкалар алдында мактаныр өчен, шарын урамга алып чыккан. Әмма урамда шар тик тормаган, һаман өскә, күккә омтылган. Мәче баласы аны ничек тә ычкындырмаска, үзенеке генә итәргә тырыш­кан. Шар очып китәм дигәндә генә, йөгереп килеп, аны коча­клап ала икән. Шулай бер йөгереп килеп тотканда, ул, үзе дә сизмәстән, ялгыш кына тырнакларын шарга батырган. Шар шартлап киткән һәм теткәләнеп чәчелеп беткән. Мәче баласы урам уртасында япа-ялгызы утырып калган.

Шулай ямансулап утырганда, аның исенә иске дусты ки­леп төшкән. Бу мәче баласы шул дустын эзләп киткән. Әмма элеккеге дустының икенче бер дусты бар икән инде. Шуңа күрәме, дуслыкны матур шарга алыштырган мәче баласын ул кире куып җибәргән.

Шунда бу хәлләрне күзәтеп яткан олы мәче әйткән:

— Дуслар икәү генә түгел, өчәү дә, күбәү дә булырга мөм­кин. Сез дә кабат дуслашыгыз. Моннан соң бервакытта да бер-берегезне рәнҗетмәгез. Дуслыкны бернинди уенчыкка да, матур шарларга да алыштырырга ярамый, шуны истән чыгар­магыз, — дигән.

Өч дус әле һаман да бергә тату яшиләр, имеш. Хәзер инде алар зур үскәннәр, үзләре башкаларга акыл биреп йөриләр, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият